Музейно-образовательный проект «Я устремляюсь в вечность: Габдулла Тукай и его наследие»23 ноября 2016 года в 14.00 в конференц-зале Национального музея РТ состоится презентация музейно-образовательного проекта «Я устремляюсь в вечность: Габдулла Тукай и его наследие», созданного в рамках основных юбилейных мероприятий к 130-летию великого татарского поэта.

Музейно-образовательный проект «Я устремляюсь в вечность: Габдулла Тукай и его наследие» знакомит с жизнью и творчеством татарского народного поэта, литературного критика и журналиста Габдуллы Тукая (1886-1913), оказавшего большое влияние на развитие литературы и культуры тюркских народов.

Он включает организацию передвижной выставки в учреждениях образования и культуры Татарстана, проведение экскурсий и творческих встреч с участием известных писателей и поэтов. Первая презентация проекта состоялась 19 августа в Московском международном Доме музыки в рамках Дней культуры Республики Татарстан в Москве.

Основу проекта составляет выставка, которая знакомит с судьбоносными этапами жизни Г. Тукая, его окружением, вкладом поэта в становление и развитие татарской литературы и журналистики, сохранением его памяти.

Она состоит из двадцати планшетов, где представлены редчайшие документы и фотографии, рассказывающие о жизни Г. Тукая, из фондов Национального музея РТ, Национального архива РТ, Центра письменного и музыкального наследия Института языка, литературы и искусств им. Г. Ибрагимова Академии наук РТ. Каждый стенд начинается стихотворными строками произведений Г. Тукая, которые знакомят с эпизодами его жизни, раскрывают многоплановость и глубину таланта, энциклопедичность его знаний и жизненную философию.

На период реконструкции Литературного музея Г. Тукая музейно-образовательный проект станет передвижной экспозицией и после презентации в Национальном музее РТ отправится в «путешествие» по образовательным и культурным учреждениям республики.

На презентацию приглашены учителя татарского языка и литературы, ученые-тукаеведы и представители творческой интеллигенции.

Литературный музей Г. Тукая: 292-20-85.

Редакционно-издательский отдел – пресс-служба НМ РТ: 292-32-18

«Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты

2016 елның 23 ноябрендә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты тәкъдим ителә. Проект шагыйрьнең тууына 130 ел тулуга багышланган юбилей чаралары кысасында тормышка ашырыла.

«Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей- белем бирү проекты төрки халыкларның мәдәниятына һәм әдәбиятына зур өлеш керткән татар халык шагыйре, тәнкыйтьче һәм журналист Габдулла Тукайның (1886-1913) тормышын һәм иҗатын чагылдыра.

Ул Татарстанның белем бирү һәм мәдәният оешмаларында күргәзмә оештыруны, экскурсияләр һәм төрле очрашулар уздыруны үз эченә ала. Проект беренче тапкыр 19 августта Мәскәүдә Татарстан Республикасы мәдәнияты көннәре уңаеннан Халыкара музыка йортында тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Милли архивы, ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге фондларында сакланган документлар һәм фотосурәтләр урын ала. Алар егерме планшетка урнаштырылган. Шулай ук биредә Г. Тукайның шигъри юллары да бирелгән. Алар шагыйрь талантының күпкырлылыгын, тормыш фәлсәфәсен һәм белемнәренең тирәнлеген чагылдыра.

Г.Тукай әдәби музеенда төзекләндерү эшләре барган вакытта «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» музей-белем бирү проекты күчмә күргәзмә буларак эшләячәк. Ул Милли музейда тәкъдим ителгәннән соң республиканың белем бирү һәм мәдәният оешмалары буйлап “сәяхәткә” чыгачак.

Әлеге чарага татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тукайчы-галимнәр һәм иҗат әһелләре чакырулы.

Габдулла Тукай әдәби музее: 292-20-85

Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18