15 октября в Национальном музее Республики Татарстан в рамках работы IV Международного Мадьярского симпозиума откроется выставка «Угро-мадьяры в Волго-Уральском регионе: наследие прошлого».

Волго-Уральский регион является родиной многих современных народов – татар, башкир, чувашей, марийцев, мордвы, удмуртов и коми, но этот регион могут считать своей прародиной также венгры, называвшие ее «Magna Hungaria» или «Великая Венгрия».

Многие поколения миссионеров, путешественников и ученых проводили годы в поисках этой загадочной восточной земли. Благодаря их трудам удалось определить, что наиболее вероятным местом локализации Magna Hungaria являются лесостепные районы современного Башкортостана и восточной части Татарстана.

Настоящей научной сенсацией при проведении в 1974 году дорожных работ явилось археологическое открытие могильника близ села Большие Тиганы Алексеевского района Татарской АССР, ставшего первым достоверным некрополем древних венгров в Восточной Европе. В процессе раскопок были сделаны многочисленные находки, аналогичные  венгерским древностям, известным на Дунае.

На выставке представлены наиболее выразительные и уникальные находки из погребений Больше-Тиганского могильника из Музея археологии Казанского (Приволжского) федерального университета, демонстрирующие близость древнемадьярским памятникам эпохи «обретения Родины».

Среди находок – металлические детали головных уборов, височные подвески и серьги, бусы, серебряные и бронзовые подвески к ожерельям, пуговицы, шумящие подвески на длинных цепочках, перстни и браслеты, поясные наборы, украшенные многочисленными серебряными или бронзовыми бляшками, а также орудия труда, конская упряжь, оружие – наконечники стрел, остатки луков и сабли.

В начале IX века большая часть венгерских племен мигрировала в Центральную Европу, сохранив свой язык и  культурные традиции. Другая часть племен осталась в Волго-Уралье, о чем свидетельствуют материалы Больше-Тарханского и Танкеевского могильников, где выявлены керамика и другие находки, аналогичные венгерским древностям.

Материальные комплексы из погребений Больше-Тарханского и Танкеевского могильников из Музея археологии Института археологии им. А.Х. Халикова и Национального музея Республики Татарстан  показывают этнокультурные контакты между различными племенами в период становления Булгарского государства.

Здесь можно увидеть кувшинообразные и горшковидные сосуды, предметы вооружения и снаряжения коня, украшения из стекла из Больше-Тарханского могильника. Особый интерес представляют фрагменты серебряных масок с остатками ткани и одна целая маска из раскопок Танкеевского могильника.

Выставка посвящена памяти выдающихся археологов и исследователей древнемадьярской культуры Е.А. Халиковой и А.Х. Халикова, чей неутомимый труд открыл новые интересные страницы в истории  народов эпохи средневековья.

Срок работы выставки: 15 октября – 15 ноября 2018 года. 

 

РИО – Пресс-служба НМ РТ: +7(843) 292-32-18

«Идел-Урал регионында угыр-маҗарлар: үткәннәр мирасы»

15 октябрьдә IV Халыкара Мадьяр симпозиуымы  кысаларында Татарстан Республикасы Милли музеенда  “Идел-Урал регионында угыр-маҗаралар: үткәннәр мирасы”  дигән күргәзмә ачыла.

Идел-Урал регионы хәзерге халыкларның күпчелеге – татар, башкорт, чуаш, мари, мордва, коми һәм удмуртларның туган җире булып тора. Алар белән бергә ул венгрларның яки Magna Hungaria борынгы Ватаны булып исәпләнә.

IX гасыр ахырындагы тарихи вакыйгалар нәтиҗәсендә венгр кабиләләре көнбатышка, Дунай-Карпат иңкүлегенә күчәләр. Әмма алар Үзәк Европада да үзләренең угыр телләрен саклап кабатланмас этник мәдәният тудыралар.

Миссионерларның тулы буыны, сәяхәтчеләр һәм галимнәр әлеге серле көнчыгыш җире – «Magna Hungaria»ны эзләүгә күп еллар сарыф итәләр. Киң таралган версиягә караганда, Бөек Венгрия хәзерге Башкортостанның урманлы-далалы районнарына һәм Татарстанның көнчыгыш өлешендә урнашкан булган.

1974 елда Татарстан АССР  Алексеев районы, Зур Тигәнәле авылы тирәсендәге төзелеш эшләре вакытында каберлек ачыла. Ул Көнчыгыш Европада табылган дөреслеккә туры килә торган беренче некрополь була. Казу эшләре алып барганда Дунайдагы IX гасыр ахыры-X гасыр венгр каберлекләренә караган күп санлы  кораллар табыла. Күмү-искә алу гадәтләренең нечкәлекләре һәм әйберләрнең характерлы комплексы беренче тикшеренүчеләр Е. А. Халикова һәм А. Х. Халиковка бу һәйкәлне борынгы маҗар мәдәниятына кертергә тулы нигез бирә. Зур Тигәнәле каберлегенең шактый өлешен тикшергәннән соң алар аның үзләренә яңа ватан эзләп китүче борынгы венгрлар белән бәйләнеше булуын ачыклый.

Күргәзмә Казан (Идел буе) федераль университетының Археология музееннан кергән, борынгы маҗар һәйкәлләре белән «ватанны табу» чоры мәдәниятын берләштергән Зур Тигәнәленең иң мөһим һәм уникаль каберлекләрен тәкъдим итә.

Табылдыклар арасында – баш киемнәренең металл өлешләре, алка һәм чигә асмалары, муенсалар, көмеш һәм бронза муен асмалары, төймәләр, чулпылар (озын чылбырдагы шаулы асма), балдаклар, беләзекләр, күпсанлы көмеш һәм бронза бляхалар белән бизәлгән билбау җыелмалары, шулай ук эш кораллары, ат кирәк-яраклары, сугыш кораллары – ук очлыгы, җәя, кылыч кисәкләре.

Элеккеге венгр кабиләләренең барысы да  Magna Hungaria җирен ташлап китми. Кайберләре Идел буе Болгарстанын һәм аның мәдәниятын барлыкка китерүдә роль уйный. Бу турыда IX гасырның икенче яртысы – XX гасырга караган Танкеево һәм VIII гасырга караган Зур Тархан каберлекләре турындагы материаллар – борынгы венгр күмү ритуалына хас  керамика эшләнмәләре сөйли.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Археология институты музее фондларындагы Зур Тархан һәм Танкеево каберлекләре комплекслары урын алган. Алар Болгар дәүләте оешкан вакытта яшәгән төрле кабиләләр арасындагы этник һәм мәдәни мөнәсәбәтләрне чагылдыра. Монда Зур Тархан каберлегеннән табылган сылап эшләнгән керамика фрагментлары, кувшинсыман һәм чүлмәксыман савытлар, балчык орчык башлары; тимер көнкүреш әйберләре, ат дирбиясе һәм сугыш кирәк-яраклары; пыяла һәм төсле металл кушылмалардан эшләнгән  бизәнү әйберләре куелган.

1961 елда Е.А. Халикова һәм Е.П. Казаков җитәкләгән казу эшләре вакытында Танкеево каберлегеннән табылган, тукыма кисәге сакланып калган көмеш битлек фрагментлары һәм бөтен рәвештә сакланган битлек аеруча игътибарны үзенә җәлеп итә.

Күргәзмә Урта гасырларда бу җирдә яшәгән халыклар тормышы тарихының кызыклы битләрен ачуга армый-талмый хезмәт иткән борынгы маҗар проблематикасын өйрәнүче күренекле археолог һәм эзләнүчеләр Е.А. Халикова  һәм А.Х. Халиков истәлегенә багышлана.

Күргәзмә 2018  елның 15 ноябренә кадәр эшли.

 

ТР Милли музееның матбугат үзәге: +7(843) 292-32-18