«Балачак еллары»
2016 елның 3 ноябрендә 11.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее «Сәнгать төне» акциясе кысаларында Милли музееның конференцияләр залында шагыйрь Габдулла Тукайның балачагы турындагы «Каргышлы балачак» телевизион фильм премьерасының 20 еллыгына багышланган очрашуга чакыра. Кичә ТР РФда Кино елы белән дә бәйле.
Г. Тукай әдәби музееның эшчәнлеге киң кырлы: әдәби-музыкаль кичәләр, иҗат әһелләре белән очрашулар, күргәзмәләр, музей бәйрәмнәре, музей-педагогик дәресләре, мастер-класслар. Чираттагы чара – шагыйрь Габдулла Тукайның балачагы турындагы «Каргышлы балачак» телевизион фильм премьерасының 20 еллыгына багышланган очрашу. Фильм бүгенге көндә дә төрле яшьтәге тамашачыларда зур кызыксыну уята.
Кичә Г.Тукай әдәби музееның иң кызыклы экспонатларының берсе – Иске Татар бистәсе макеты тарихы белән бәйле. Макет Тукайның балачагы турында төшерелгән фильм өчен махсус ясалган.