«Еллар чалымы» — «Признак времени»2 ноября в 14.00 в Национальном музее РТ состоится очередное заседание Литературного салона «Еллар чалымы» — «Признак времени», посвященное 70-летию народного писателя РТ Марселя Галеева.

Заседания Литературного салона проводятся в музее с 1970-х годов. Автором идеи была Д.Б. Багаутдинова, заведующая литературным отделом. Гостями салона в разные годы были известные писатели, деятели науки, культуры и искусства — Х. Туфан, М. Усманов, А. Еники, Р. Мустафин, Р. Харис, Р. Валеев, Р. Маликов, М. Ахметов, З. Сахабиева, Р. Ибрагимова и многие другие.

Марсель Баянович Галиев известен как поэт и прозаик, автор юмористических и сатиристических рассказов, сборников детских стихотворений, драматургических произведений. Он перевел на татарский язык целый ряд произведений азербайджанских и японских писателей, исторический труд калмыцкого ученого Иренджана Хара-Дауаны о Чингиз хане.

Почетными гостями встречи станут Р. Валеев, народный поэт РТ, лауреат Тукаевской премии им. Г. Тукая; А. Шакиров, народный артист РТ; Р. Зайдулла и Г. Мурат, лауреаты Тукаевской премии; Д. Салихов, председатель Союза писателей РТ; Д. Загидуллина, главный ученый секретарь АН РТ; К. Каримов, заслуженный деятель искусств РТ; Г. Хасанова, лауреат премии Г. Державина, переводчик; А. Мушинский, главный редактор журнала «Казанский альманах»; Р. Маликов, народный артист РТ, РБ; Л. Мусина, заслуженная артистка РТ; Р. Мухаметшин, лауреат премии М. Джалиля; Э. Хадеева, обладательница гран-при конкурса «Иделем акчарлагы».

На Литературный салон приглашены ветераны, школьники, а также поклонники творчества М. Галеева.

Пресс-служба НМ РТ: (843) 292-32-18

Отдел истории и культуры Татарстана: (843) 292-30-95

«Еллар чалымы»

2 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевка 70 яшь тулуга багышланган «Еллар чалымы» дип исемләнгән Әдәби салон утырышы була.

Әдәби салон утырышлары 1970 еллардан үткәрелә, аның беренче җитәкчесе булып Әдәби бүлек мөдире Дания Баһаутдинова торды. Төрле елларда үткәрелгән чараларда язучылар, фән эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, шул исәптән — Х. Туфан, Ә. Еники, М. Госманов, Р. Мостафин, Р. Харис, Р. Вәлиев, Р. Маликов, З. Сәхәбиева һ.б. катнашты.

Милли музей фондларында татар язучыларының һәм сәнгатькәрләрнең бай коллекцияләре саклана. Алар күбесенчә Әдәби салон кунакларыннан җыелган. Шул исәптән Туфан Миңнуллин кызы Әлфия Туфановна гаять кызыклы әйберләр тапшырды, Бахрушин исемендәгк театраль музейда да булмаган, Марсель Салимҗановның «Алтын битлеге» музейның йөзек кашы. Ибраһим Сәлаховның кулъязма китабын Фоат Галимуллин Әдәби салон утырышында музейга бүләк итте.

Марсель Баян улы Галиев поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә, юмор-сатира, балалар әдәбияты, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлеклекле уңышлары бар. Шагыйрьнең «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Көзге моң» кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган.

Марсель Галиев үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы. Тәрҗемә бабында исә ул әзербайҗан язучысы Әкрәм Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ирәнҗан Хара-Дауанның Чынгызхан турындагы тарихи әсәрен татар теленә тәрҗемә итте.

«Догалы еллар» әсәре язучының күңел дөньясын уй-гамьнәрен, әрнү шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгаларын бәян итә.

Әдәби салонга чакырылган мәртәбәле кунаклар: Р. Вәлиев — Татарстан Республикасы Советының мәдәният, фән, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Татарстан Республикасы халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты; Ә. Шакиров — Татарстан Республикасы халык артисты; шагыйрьләр Р. Зәйдулла һәм Г. Морат — Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары; Д. Салихов — Язучылар берлеге рәисе; Д. Заһидуллина — ТР Фәннәр Академиясе баш гыйльми сәркатибе; К. Кәримов — Татарстан Респуб­ликасы атказанган сәнгать эшлеклесе; Г. Хәсәнова — Г. Державин премиясе лауреаты; Ә. Мушинский — «Казанский альманах» журналы мөхәрире; Р. Маликов — Татарстан Республикасы халык артисты; Л. Мусина — Татарстан Республикасының атказанган артисткасы; Р. Мөхәммәтшин — М. Җәлил исемендәге премия лауреаты; Э. Һади — «Иделем акчарлагы» конкурсы гран-при иясе.

М.Галиев иҗатын сөючеләрне, 2 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Милли музеенда көтеп калабыз.

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-32-18, (843) 292-30-95