22 апреля - санитарный день. Музей закрыт для посещения. Приносим свои извинения!

Древняя история Татарстана

Постоянная экспозиция

Древняя история Татарстана

Экспозиция хронологически охватывает более 40 тысячелетий и представляет памятники археологии, начиная с каменного века и до конца I тысячелетия нашей эры

ГлавнаяВыставки и событияДревняя история Татарстана
Поделиться

Здесь представлены археологические находки, относящиеся к эпохам камня, бронзы и железа. Многие памятники дали названия археологическим культурам (ананьинская, именьковская, пьяноборская), которые известны далеко за пределами региона. Экспозиция построена по тематическому принципу — ее оригинальность состоит в показе жизнедеятельности древнего населения края через развитие основных занятий и повседневной бытовой культуры. Кроме подлинных предметов, представлены реконструкции костюмов, макеты жилищ и укреплений эпохи бронзы и раннего железного века.

Среди уникальных экспонатов – рубящие орудия из кремня (нуклеусы, отщепы и др.) со стоянки каменного века (100–35 тыс. лет до н.э.); бронзовая секира V–IV веков до н.э., относящаяся к ананьинской археологической культуре; серебряная маска IX–X веков из погребения Танкеевского могильника.

Татарстанның борынгы тарихы – экспозиция 40 меңьеллыктан артык чорны үз эченә ала һәм таш дәвереннән башлап безнең эраның I меңьеллыгы ахырына кадәрге вакытка караган археология һәйкәлләрен тәкъдим итә.

Биредә таш, бронза һәм тимер дәверләре археология табылдыклары урын алган. Күпсанлы һәйкәлләрнең исемнәре регион чикләреннән читтә, археологик культураларның атамалары (ананьино, имәнкискә, пьянобор) буларак таныла. Экспозиция тематик принцип буенча төзелгән. Аның үзенчәлеге - төбәктә яшәгән борынгы кабиләләрнең тормышын шөгыльләре һәм көндәлек көнкүреш мәдәниятләре үсеше аша күрсәтү. Биредә экспонатларның төп нөсхәләреннән тыш киемнәрнең реконструкцияләрен, бронза һәм тимер дәверенең башлангыч чоры торагы, ныгытмалары макетларын күрергә мөмкин.

Уникаль экспонатлар арасында – таш дәвере (б.э. кадәр 100–35 меңьеллыклар) тору урынында табылган, чакма таштан ясалган кискеч кораллар (нуклеуслар, яргычлар һәм башкалар); ананьино археологик культурасы бронза айбалтасы (б.э. кадәр V–IV йөзләр); Тәнки каберлегендә табылган көмеш битлек (IX–X йөзләр).