«Великий дар на многие года»

20 ноября исполнилось 110 лет со дня смерти великого русского классика Льва Николаевича Толстого.

В день памяти Национальный музей Республики Татарстан провёл программу «Великий дар на долгие года». Программа началась с возложения цветов к памятнику писателя в Казанском сквере им. Л.Н. Толстого. В церемонии приняли участие исполняющая обязанности генерального директора Светлана Юрьевна Измайлова, заместитель председателя Общественной палаты РТ, заместитель директора Дома дружбы народов Татарстана Исаева Анастасия Георгиевна, заведующая отделом культурно-досуговой деятельности культурного центра им. А.С. Пушкина Чикмарева Татьяна Сергеевна, а также директор Академического лицея им. Н.И. Лобачевского Татьяна Вениаминовна Беспалова.

Следующей частью программы стала экскурсия по выставке «Лев  Толстой в Казани», которую для гостей музея провела заведующая отделом истории и культуры Татарстана Татьяна Борисовна Чканова. Выставка знакомит с материалами о знаменитых представителях рода Толстых, связанных с Казанской губернией. Среди них – Андрей Иванович Толстой (прадед писателя) и его сын Илья Андреевич Толстой, в течение пяти лет занимавший пост губернатора Казанской губернии. Рассказывается о представителях рода Юшковых, ставших опекунами осиротевших детей Толстых. На выставке также представлены материалы об увековечении памяти писателя в Казани. Выставка работает до 20 декабря 2020г.

 

Пресс-служба:

+7 (843) 292-32-18

«Күп елларга бөек бүләк»

20 ноябрьдә бөек рус классигы Лев Николаевич Толстойның вафатына 110 ел тулды.

Хәтер көнендә Татарстан Республикасы Милли музее «Күп елларга бөек бүләк» программасын үткәрде. Программа Казандагы Л. Н. Толстой скверында язучы һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Тантанада генераль директор вазыйфаларын башкаручы Измайлова Светлана Юрий кызы, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Исаева Анастасия Георгий кызы, А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгенең мәдәни-ял итү эшчәнлеге бүлеге мөдире Чикмарева Татьяна Сергей кызы, шулай ук Н.И. Лобачевский исемендәге Академия лицее директоры Беспалова Татьяна Вениамин кызы катнашты.

Программаның икенче өлешендә «Лев Толстой Казанда» дип исемләнгән күргәзмә буенча экскурсия булды, аны музей кунаклары өчен Татарстан тарихы һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Чканова Татьяна Борис кызы үткәрде.

Күргәзмә кунакларны Толстойлар нәселенең Казан губернасы белән бәйле танылган вәкилләре турында материаллар белән таныштыра.

Алар арасында – Андрей Иванович Толстой (язучының бабасы) һәм аның улы —  биш ел дәвамында Казан губернасы губернаторы вазифасын башкарган  Илья Андреевич Толстой. Толстойларның ятим калган балаларының опекуннары булган Юшковлар нәселе вәкилләре турында сөйләнә. Күргәзмәдә шулай ук Казанда язучы истәлеген мәңгеләштерү турында материаллар да тәкъдим ителә. Күргәзмә 2020 елның 20 нче декабренә кадәр эшли.

Матбугат үзәге:
+7 (843) 292-32-18