Печальная новость: ушла из жизни Айслу Шарипзяновна Кабирова – доктор исторических наук, ведущий научный сотрудник отдела новейшей истории Института истории им. Ш. Марджани Академии наук Республики Татарстан, член Ученого Совета Национального музея РТ.

Айслу Кабирова была авторитетным ученым и крупнейшим специалистом по истории Татарстана периода Великой Отечественной войны 1941–1945 гг. В своих работах она уделяла особое внимание изучению «человеческого измерения» войны – проблемам социальной истории, тыловой повседневности в экстремальных условиях, трудовому героизму наших соотечественников.

Она всегда была человеком активной жизненной позиции – участником конференций и форумов, членом жюри школьных олимпиад и конкурсов, автором учебников, научных и научно-популярных изданий.

На протяжении многих лет она была не только научным консультантом, но и добрым другом, искренним и душевным человеком. Айслу Шарипжановна оказала неоценимую помощь в создании Виртуального музея Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. Республики Татарстан и тематических выставок на военную тематику, реэкспозиции музея-мемориала Великой Отечественной войны.

Совсем недавно она была на открытии новой экспозиции нашего музея и вот такая печальная новость. Айслу Шарипжановна была очень светлым и искренним человеком и невозможно поверить, что ее больше нет рядом…

От коллектива Национального музея РТ искренние соболезнования родным и коллегам о тяжелой утрате. Светлая память ….

Кызганыч хәбәр: тарих фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының яңа тарих бүлеген әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы Милли музееның гыйльми советы әгъзасы Айсылу Шәрипҗан кызы Кәбирова вафат булды.

Айсылу Кәбирова Татарстанның1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чоры тарихы буенча абруйлы галим һәм яхшы белгеч иде. Үз хезмәтләрендә ул сугышның «кеше үлчәнеше»н өйрәнүгә – социаль тарих проблемаларына, экстремаль шартларда тылдагы көндәлек эшләргә, ватандашларыбызның хезмәт батырлыгына аерым игътибар бирде.

Ул һәрвакыт актив тормыш позициясендәге кеше булды– конференцияләрдә һәм форумнарда катнашучы, мәктәп олимпиадалары һәм конкурсларының жюри әгъзасы, дәреслекләр, фәнни һәм фәнни-популяр басмалар авторы.

Күп еллар дәвамында ул фәнни консультант кына түгел, ә мәрхәмәтле дус, ихлас һәм эчкерсез кеше дә булды. Айсылу Шәрипҗан кызы Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы виртуаль музеен, хәрби темага багышланган тематик күргәзмәләрне, Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы реэкспозицияләрен оештыруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте.

Күптән түгел генә ул безнең музейның яңа экспозициясен ачу тантанасында булды һәм менә шундый күңелсез хәбәр. Айсылу Шәрипҗан кызы бик якты һәм эчкерсез кеше иде һәм аның янәшәбездә юклыгына ышанып булмый…

ТР Милли музее коллективы Айсылу Шәрипҗан кызының туганнары һәм хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклаша. Якты истәлек…