2 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда Татарстанның халык язучысыМарсель Галиевка 70 яшь тулуга багышланган “Еллар чалымы” дип исемләнгән Әдәби салон утырышы булды.

Марсель Баян улы Галиев поэзия һәм проза жанрларында иҗат итә, юмор-сатира, балалар әдәбияты, драматургия, әдәби тәрҗемә һәм җыр иҗат итү өлкәләрендә дә үзенчәлеклекле уңышлары бар. Шагыйрьнең “Су буеннан әнкәй кайтып килә”, “Көзге моң” кебек җырлары, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Мәҗлес барышында Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Рөстәм Маликов үзенең мәшһүр, талантлы җырлары белән кичәне бизәде.

Марсель Галиев үз язу стиленә, үзенчә фикерләү хасиятенә ия язучы.

Тәрҗемә башында исә ул әзербайҗан язучысы Әкрәм Әйлислинең, япон язучысы Әкөтөгаваның аерым әсәрләрен, калмык галиме Ирәнҗан Хара-Дауанның Чынгызхан турындагы тарихи әсәрен татар теленә тәрҗемә итте.

Догалы еллар” әсәре язучының күңел дөньясын уй-гамьнәрен, әрнү шатлыкларын, өмет-кичерешләрен, заманның һәм үткәннең тарихи вакыйгаларын бәян итә” – дип сөйләде үзенең чыгышында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Р. Зайдулла. Ә быелгы Г. Тукай Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Г. Морат үзенең “Нобель премиясе” дигән әсәрен укыды.

Азнакай якташлар җәмгыяте исеменнән Татарстан Республикасы һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров котлады. Шулай ук Татарстанның Дәүләт Советы исеменнән Татарстан Республикасы Советының мәдәният, фән, милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе, Татарстан Республикасы халык шагыйре Р. Вәлиев котлады. Ә академик И. Таһиров үзенчәлекле итеп М. Галиев иҗатын анализлады. Татарстанның халык һәм Россиянең атказанган артисткасы Д. Нуруллина М. Галиевның шигырьләрен тәкъдим итте. Якташы Н. Хафизова башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады. Утырышта аның иҗатын яратучылар һәм иҗатташлары катнашты.