Бүген коллегаларыбызда бәйрәм! Юбилей алды елы. 34 ел элек 11 июньдә Г.Тукай Әдәби музее ачыла.
Истәлекле көн уңаеннан Г.Тукай Әдәби музее онлайн форматта «Йолдызлы экскурсия» уздыра. Бүгенге чараның тагын бер зур сәбәпчесе бар әле. 10 июньдә Музейның беренче директоры, галим, журналист-публицист, җәмәгать эшлеклесе Госман Әкрам улы Хәбибуллинга 70 яшь тулган булыр иде.
«Габдулла Тукай» дигәндә, һәркем Тукайдан башка тагын ниндидер бер шәхесне искә төшерә. Бу шагыйрьнең дуслары, замандашлары булырга мөмкин.
Габдулла Тукай Әдәби музее дигәндә исә, аның тарихын хөрмәтләп, Тукай белән рухланган, музейны булдырган, беренче директоры итеп билгеләнгән Госман Хәбибуллинны искә төшерәбез.
Г.Хәбибуллинны искә алу көненә әзерлек бер ел элек башланган. Истәлекләр, музей докумеетлары, аның фотоархивы, әдәби материаллар өйрәнелгән.
«Россия әдәби музейлары энциклопедиясенә», «Казан утлары» журналына мәкалә әзерләнгән.
Госман Кром улының музейдагы искә алу чарасы онлайн — экскурция рәвешендә узачак. Аны галимнең хатыны Рәмзия Рәхмәтулловна, кызлары Айгөл, Айсылу, Алсу уздырачак.
Г.Хәбибуллинның кызлары филологлар. Һәрберсе үзенчә әтиләренең эшен дәвам итә.
Экскурцияне караучылар күпкырлы шәхеснең эшчәнлеге, Г.Тукай Әдәби музее төзелү тарихындагы нечкәлекләр белән таныша алачак.
Бары тик онлайн-экскурсия вакытында гына Госман Хәбибуллинның шәхси әйберләре, документлары, фотолары белән танышып булачак.
Экскурсияне Г.Тукай Әдәби музееның инстаграмм битендә карый аласыз: https://www.instagram.com/muztukay/

34 года назад открылись двери Литературного музея Г. Тукая.
В честь праздника в 14.00 ч. Литературный музей Г.Тукая проводит онлайн-экскурсию «Музейный рейтинг звезды», посвященную еще одной памятной дате, 70-летию со дня рождения первого директора Литературного музея Г. Тукая, ученого, журналиста-публициста, педагога, музейного и общественного деятеля Гусмана Хабибуллина.
Когда произносится «Габдулла Тукай», каждый человек, кроме Тукая, вспоминает еще какое-то имя, в его памяти выплывает какая-нибудь личность. Это, может быть, друзья и современники поэта, у кого-то – художники или композиторы, вдохновившиеся творчеством Тукая. А когда говорят «Литературный музей Г. Тукая», начинают вспоминать историю музея, то называют, несомненно, первого директора музея, самого вдохновленного Тукаем среди создателей музея – Гусмана Хабибуллина.
Подготовка к юбилею первого директора началась почти год назад: за это время изучили литературу, воспоминания, музейные документы, материалы и фотоархив, связанный с ним. Подготовлена статья о Г. Хабибуллине для «Энциклопедии литературных музеев России» и статья о нем для журнала «Казан утлары» («Огни Казани»).

Юбилей Гусмана Хабибуллина в музее будет отмечаться в формате онлайн-экскурсии «Музейный рейтинг звезды» с участием его супруги Рамзии Рахматулловны, дочерей Айгуль, Айсылу и Алсу, которые стали филологами, каждая по-своему продолжает традиции отца и хранит память о нем. Зрители во время экскурсии узнают о жизни и многогранной деятельности Г. Хабибуллина, о тех страницах судьбы, когда создавался музей Г. Тукая, о мемориальных экспонатах, связанных лично с именем первого директора музея.
Только во время онлайн-экскурсии посетители увидят документы, фотографии и личные вещи Гусмана Хабибуллина из семейного архива.
Экскурсию можно посмотреть на странице Литературного музея Г. Тукая в инстаграмме: https://www.instagram.com/muztukay/