26 ноября 2020 года Генеральный Консул Турецкой Республики в Казани Исмет Эрикан посетил Национальный музей Республики Татарстан.

В рамках визита турецкий дипломат встретился с и.о. генерального директора музея Светланой Измайловой и заместителем генерального директора по учету и хранению музейных предметов-главным хранителем Лилией Саттаровой. В ходе встречи состоялся разговор о перспективах сотрудничества в сфере культуры. Генеральный Консул отметил огромное значение культурных контактов для развития отношений между странами и регионами, и подчеркнул значимость Национального музея Республики Татарстан в презентации культуры республики и реализации международных проектов.

Встреча была продолжена в фондах музея, где хранители ознакомили высокого гостя с турецкой коллекцией. В фондах музея хранится небольшая, но очень ценная коллекция предметов, в составе которых – монеты, книги, оружие, ткани и вышивки, произведения ювелирного искусства, говорящие о культуре Османской империи в 17-20 вв. Господин Эрикан ознакомился с раритетами из этой коллекции, в частности, он осмотрел уникальные памятники ювелирного искусства 17 столетия, донесшие до нас художественные приемы стамбульских мастеров, — драгоценные запоны золота и рубинов, которыми украшен оклад Евангелия 1682 года.

В собрании музея хранится целый ряд турецких тканей, особенный интерес дипломата вызвали большие покрывала из сукна, покрытого многоцветной орнаментальной вышивкой. Несомненно, одно из выдающихся произведений, обладающих особой культурно-исторической и художественной ценностью, – панорама Константинополя, написанная в 1821 году известным английским акварелистом Уильямом Пейджем (W. Page, 1794-1872).

Предполагается, что эта редкая панорама, хранящаяся в Национальном музее, станет основой для совместных проектов, которые планируется реализовать в ближайшие годы.

Генеральный Консул Республики Турция Исмет Эрикан ознакомился с новой стационарной экспозицией Национального музея, где его внимание привлекли разделы, посвященные истории и культуре народов Татарстана, и  оставил запись в Книге почетных гостей музея.

2020 елның 26 ноябрендә Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консулы Исмәт Эрикан Татарстан Республикасы Милли музеенда булды.

Визит кысаларында Төркия дипломаты Милли музей генераль директоры вазыйфаларын башкаручы Светлана Измайлова һәм музей предметларын исәпкә алу һәм саклау эшләре буенча генераль директор урынбасары-төп саклаучы Лилия Саттарова белән очрашты. Очрашуда сүз мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлек итү перспективалары турында барды. Генераль Консул илләр һәм төбәкләр арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мәдәни элемтәләрнең гаять зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм Татарстан Республикасы Милли музееның республика мәдәниятен презентацияләүдә һәм халыкара проектларны гамәлгә ашырудагы әһәмиятен ассызыклады.

Очрашу музей фондларында дәвам итте, дәрәҗәле кунакны төркия коллекциясе белән таныштырдылар. Музей фондларында аз санлы, әмма бик кыйммәтле коллекция саклана, алар арасында – тәңкәләр, китаплар, корал, тукыма һәм чигүле япмалар бар, шулай ук, Госман империясенең 17-20 гасырлардагы мәдәнияте турында сөйли торган зәркән сәнгать әсәрләре дә бар. Исмәт Эрикан әлеге коллекциянең раритетлары белән танышты, аерым алганда, ул 17 гасырдагы зәркән сәнгатенең уникаль һәйкәлләрен карады, алар безгә Истанбул осталарының сәнгать алымнарын, 1682 елда алтын һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән Евангелия окладын карады.

Музей җыентыкларында күпсанлы Төркия тукымалары саклана,  күп төсле орнаментлар белән чигелгән өстәл япмалары да игътибарга лаек. Бигрәк тә, мәдәни — тарихи һәм сәнгати кыйммәткә ия булган күренекле әсәрләрнең берсе-1821 елда инглиз акварельчысы Уильям Пейджем (W. Page, 1794-1872) тарафыннан язылган Константинополь Панорамасы.

Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана торган үзенчәлекле һәм сирәк Панорама әсәре якында уртак проектлар өчен нигез булыр дип көтелә.

Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмәт Эрикан Милли музейның яңа стационар экспозициясе белән танышты, аеруча аның игътибарын Татарстан халыклары тарихына һәм мәдәниятенә багышланган бүлекләр җәлеп итте, ул музейның Мактаулы кунаклары китабында истәлекле язу һәм имзасын теркәде.