Татар китабы йорты (рәсми исеме – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) 2019 елның 1 июнендә ачылды. Ачылу тантанасы иммерсив экскурсия рәвешендә оештырылды. Иртәнге 10.00 да кунакларны Шәриф Камал һәм ул яшәгән чор атмосферасына әйдәүче геройлар пәйда булды да, без барыбыз бергә яңартылган бинага аяк атладык.

Татар китабы йорты бүгенге көндә типография, китап кибете, Коворкинг-зал, медиаүзәк, мэппинг бүлмәсе, экспозиция заллары һәм, әлбәттә инде, мемориаль фатирны да үз эченә алган күпфункцияле мәйдан булып тора. Экскурсия вакытында килгән кунаклар, журналистлар типографиягә үтеп балалар белән иҗат процессын күзәтте, соңыннан үзләре дә катнашты. Коворкинг-залда барган «Әбүгалисина» квиз-уенына кушылып киттеләр, китаплар сатып алдылар. Экскурсоводлар аларны экскурсияләр белән таныштырды, Шәриф Камал фатиры рухын тоярга актерлар булышты.

Ачылу тантанасына килгән мәртәбәле кунаклар Татар китабы йортының милли үзәк буларак ни дәрәҗәдә кирәкле икәнлегенә басым ясады. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев та, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Гәрәй Рәхим дә ассызыклап әйттеләр. Татарстан китап нәшрияты директор урынбасары Ләйсән Миңнуллина нәшрият белән китап йорты арасында дуслык күпере яшәсен иде, дигән теләк белдерде.

Татар китабы йорты беренче ачылган көнендә иртәнге 10.00 дан алып кичке 21.00 га кадәр эшләде. Көн дәвамында бинадагы локацияләрдә мастер-класслар, уеннар узды, җанлы аралашу кайнап торды.