16 ноябрьдә Г.Тукай Әдәби музеенда «Музей – мәгърифәт территориясе» республикакуләм фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, татар теле һәм әдәбияты, башлангыч сыйныф укытучылары өчен «Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә музей мөмкинлекләреннән файдалану» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Укытучылар татар халык шагыйре Габдулла Тукай тормышына һәм иҗатына багышланган яңа экспозиция белән таныштылар, татар теле һәм әдәбият дәресләрендә музейда узучы чараларны уку программасында куллану турында фикерләр алыштылар. Шулай ук, иҗади дәресләр дә үткрелде, мастер-класслар оештырылды.