5 марта - День бесплатного посещения! Добро пожаловать!

Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы

ГлавнаяНовостиОстаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы
Поделиться

Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы

Утырышның исеме юкка гына «Остаз һәм замандаш» дип алынмаган. Шәриф Камал дистәләрчә эшче-хәбәрчеләргә чын мәгънәсендә иҗади ярдәм күрсәткән, аларның игътибарын тиешле юлга юнәлдерә белгән әдип. Ул 1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында эшләгәндә, кечкенә Муса Җәлилгә дә поэзия юлына аяк басарга булышучыларның берсе.

Муса Җәлил 1939 елда язучылар берлегенең җаваплы сәркатибе итеп сайлангач әдипнең юбилеен оештыруга күп көч куйган. Архивтагы документларга караганда Җәлил юбилей тиешле югарылыкта үтсен өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли. Шәриф Камалны орден белән бүләкләү өчен төрле оешмаларга хатлар яза. Күренекле әдипнең исемен мәңгеләштерүне дә Җәлил күтәреп чыга – документлар арасында Казан урамнарының, мәктәпләренең берсенә Шәриф Камал исемен бирү мәсьәләсен карауны, хәл итүне сорап язган хатлар да бар.

Утырышта профессор, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры җитәкчесе Айдар Шәйхин, Шәриф Камал премиясе лауреаты Алинә Хәбибуллина һәм Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәре Данис Хисмәтуллиннар катнаша. Утырыш «Казан федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе» укучылары өчен үткәрелә.

+7(843) 292-32-18 –

ТР Милли музееның матбугат үзәге

+7(843) 238-50-48

Муса Җәлил музей-фатиры

Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы
Остаз һәм замандаш: «Кызыл ромашка» клубының чираттагы утырышы