С 1 по 10 октября Национальный музей Республики Татарстан и его филиалы проводят декаду пожилого человека «Судьбы прекрасные мгновенья». В эти дни для людей пенсионного возраста, ветеранов труда – свободный вход и бесплатные мероприятия.

В Национальном музее пенсионеров и ветеранов ждут обзорные экскурсии по экспозиции, мастер-классы, выступление ансамбля «Сударушка» ДК «Красная горка», игра-хоровод «Ручейки Поволжья». Послушать вокалистов и от души попеть самим можно будет на музыкальных лекциях «Авторская песня» и «Звуки романса», концерте татарской народной песни.

Тёплый приём ждёт ветеранов главного музея Татарстана, музейного дела.

В Республиканской специальной библиотеке для слепых и слабовидящих сотрудники Национального музея проведут лекцию «Казань современная».

Декада «Судьбы прекрасные мгновенья» приурочена к Международному дню пожилых людей, который отмечается 1 октября. Афиша декады – на нашем сайте в разделе «Скоро в музее».

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Өлкәннәр декадасы кысаларында «Язмышларның матур мизгелләре»дип исемләнгән ункөнлек үткәрәләр. Бу көннәрдә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары өчен – ирекле керү һәм бушлай чаралар күздә тотыла.

Пенсионерларны һәм ветераннарны Милли музейда экспозицияләр буенча күзәтү экскурсияләре, мастер-класслар, «Красная горка» Мәдәният йортының «Сударушка» ансамбле чыгышы, «Идел буе елгалары» әйлән-бәйләне көтә. Вокалчыларны тыңларга һәм чын күңелдән «Автор җыры» һәм «Романс аһәңнәре» музыкаль лекцияләрендә, татар халык җыры концертында җырларга мөмкин булачак.

Татарстанның төп музее һәм Музей эше ветераннарын җылы кабул итү көтә.

Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус Республика китапханәсендә Милли музей хезмәткәрләре «Заманча Казан»дигән лекция уздырачак.

«Язмышларның матур мизгелләре» декадасы 1 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көненә багышланган. Декада афишасы-безнең сайтта «Тиздән музейда» бүлегендә.