В День памяти и скорби, на родине Героя Советского Союза Петра Гаврилова в деревне Альвидино Пестречинского района прошли военные игры. После реконструкторского мероприятия ко Дню памяти и скорби «22 июня. Брестская крепость. Восточный фронт», состоялось торжественное награждение. Заведующему отделом научной реконструкции Национального музея Республики Татарстан Владиславу Вениаминовичу Хабарову за большой вклад в развитие культуры и многолетний добросовестный труд присвоили почетное звание «Заслуженный работник культуры Республики Татарстан». Медаль вручил Председатель Государственного Совета Республики Татарстан Мухаметшин Фарид Хайруллович.

Питрәч районының Әлбәдән авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Брест крепосте. Көнчыгыш фронт» дип исемләнгән һәрби уен-реконструкция узды. Әлбәдән – Брест крепостен саклаган данлыклы якташыбыз Петр Гавриловның туган авылы.

Искә алу чараларыннан соң Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Вениаминович Хабаровка мәдәният үсешенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. Медальне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы тапшырды.