Передвижная выставка Национального музея РТ «Татарская АССР – Республика Татарстан: время, события, люди» создана в рамках реализации Указа Президента Республики Татарстан «О праздновании 100-летия образования Татарской Автономной Советской Социалистической Республики» от 25 сентября 2015 года.

Она актуализирует историческое значение образования Татарской АССР в 1920 году, в хронологической последовательности на ней представлены комплексы документов и фотографий, связанные с национально-государственным устройством, деятельностью органов власти республики и видных политических деятелей, значимыми событиями и достижениями.

На первых стендах можно увидеть уникальные документы, среди них –  карта  «Идель-Урал штата» и афиша «Провозглашение Идель-Урал Штата»; фотографии татарских общественных деятелей, стоявших у истоков республики, Г. Шарафа и Г. Исхаки, председателя Комиссариата по делам мусульман Внутренней России М. Вахитова, председателя Центрального мусульманского комиссариата Наркомнаца РСФСР М. Султан-Галиева, председателя Временного революционного комитета и председателя Совнаркома ТАССР С. Саид-Галиева; проект создания Татаро-Башкирской Советской Республики и другие материалы.

Особое внимание уделено показу первых государственных символов и законодательных документов, среди них – Декрет ВЦИК и СНК РСФСР об образовании автономной Татарской ССР от 27 мая 1920 г., эскиз герба Татарской республики 1920 г. (автор Б. Урманче), фотографии репортажа мероприятий, связанных с провозглашением Татреспублики; первые карты ТАССР, проект Конституции ТАССР 1926 года, издания Конституций ТАССР 1937 и 1978 годов и др.

Продолжают рассказ материалы, отражающие успехи республики в эпоху первых пятилеток, боевые и трудовые подвиги татарстанцев в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 гг., важные исторические события 1950-1990-х годов.

Отдельный раздел представляет документальные материалы об образовании Республики Татарстан, принятии Декларации о государственном суверенитете 1990 года и Конституции, деятельности Первого Президента Республики Татарстан М.Ш. Шаймиева и Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова, а также фотографии, показывающие крупные достижения и перспективы развития Татарстана в политике, экономике, культуре и спорте.

Впервые выставка «Татарская АССР – Республика Татарстан: время, события, люди» была представлена 30 января 2020 года в г. Иннополисе в рамках проведения Коллегии Министерства культуры Республики Татарстан.

С 11 марта по 27 мая 2020 года она экспонировалась в Елабуге в Городском дворце культуры, затем была перевезена в Набережные Челны, где до 15 июля 2020 г. ее еще можно увидеть в  картинной галерее.

Уже с 17 июля выставку принимает г.Менделеевск, где желающие познакомиться с историей ТАССР смогут ее увидеть во Двореце культуры им. Сергея Гассара (ул.Юбилейная,д.8.) А уже с 25 августа  выставка будет представлена в  выставочном зале Комплексного музея города Нижнекамска на  проспекте Строителей, д.14.

Организаторы надеются, что работа этой масштабной передвижной выставки в районах республики станет одним из важных событий юбилейного года.

ТР Милли музееның “Татар АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр” исемле күчмә күргәзмәсе Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларын уздыру” турындагы указы нигезендә төзелде.

Күргәзмә 1920 нче елда ТАССР төзелүнең тарихи кыйммәтен актуальләштерә. Милли – дәүләт төзелеше, респбулика хакимият органнары һәм күренекле сәясәтчеләр эшчәнлеге, мөһим вакыйгалар һәм ирешелгән уңышлар белән бәйле фотосурәтләр, документлар хронологик тәртиптә тәкъдим ителгән.

Беренче стендларда  үзенчәлекле документлар урын алган: “Идел – Урал Штаты” картасы, “Идел – Урал Штатын игълан итү” афишасы. Республика төзелүнең башлангычында торган татар иҗтимагый эшлеклеләре Г. Шәрәф, Г.Исхакый, Россия мөселман эшләре Комиссариаты рәисе М. Вахитов, РСФСР  милләтләр халык комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты рәисе М. Солтан-Галиев, ТАССР Совет халык комиссариаты рәисе, Вакытлы революция комитеты башлыгы С.Сәид-Галиев фотолары, Татар – Башкорт Совет Республиксы төзү проекты.

Беренче Дәүләт символлары һәм кануный документларны ассызыклау өчен аеруча тырышлык куелган. Болар: Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм РСФСР Халык комиссарлары советының 1920 нче елның 27 маенда автономиляе Татар ССР төзелү турындагы декреты, Б.Урманче авторлыгындагы 1920 нче елгы Татар республикасы тугърасы эскизы. Татар республикасы игълан ителү чараларыннан фоторепортажлар, ТАССРның беренче картасы, 1926 нчы елгы ТАССР Конституциясе проекты, 1937 һәм 1978 нче еллардагы ТАССР Конституциясе басмасы.

Күргәзмәдә республиканың беренче бишьеллыклар вакытындагы уңышларын чагылдырган документлар, плакатлар фотолары, татарстанлыларның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында хәрби һәм хезмәт батырлыклары, 1950 -1990 нчы елларның мөһим тарихи вакыйгаларын чагылдырган  фотолар урын алган.

Аерым бүлек Татарстан Республикасы оешуга, 1990 нчы елда Дәүләт Суверенитеты турында Декларация кабул итү, Татарстан Конституциясенә,  Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Республикабызның бүгенге Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка багышлана. Шулай ук Татарстанның яңа тарихындагы сәяси, икътисади уңышлары, мәдәният һәм спорттагы җиңүләренә бәйле материаллар да урын алган.

Күргәзмә 16 стендтан тора. Биеклеге 230 см., киңлеге 420 см. булган стендларны карап чыгу өчен 64 метр узарга кирәк.

“Татар АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр” күчмә күргәзмәсе  беренче мәртәбә  агымдагы елның 30 нчы гыйнварында ТР Мәдәният министрлыгы Коллегиясе кысаларында күрсәтелде.

Март , апрель, май айларында күргәзмә Алабуга шәһәре мәдәният сараенда булды. 15 нче июльгә кадәр Яр Чаллы картиналар галереясендә тарихи елъязма белән танышырга була.

17 июльдән 23 августка кадәр “Татар АССР – Татарстан Республикасы: вакыт, вакыйга, кешеләр” күчмә күргәзмәсе Менделеевскийның С.Гассар исемендәге Мәдәният сараенда (Менделеевск шәһәре, Юбилейная урамы, 8йорт)урын алачак.

25 августтан 30 сентябрьгә кадәр Түбән Кама шәһәре музей комплексында (Түбән Кама, Төзүчеләр проспекты, 14 йорт)  күчмә күргәзмә материаллары белән танышып булачак.

Оештыручылар шлеге күргәзмәнең укучылар, студентлар, мөгаллимнәр генә түгел, Татарстан тарихы белән кызыксынган һәркемгә хәбәрдарлык мәйданын киңәйтү өчен яхшы җирлек булуына ышана һәм юбилей елының мөһим чарасы булыр дип өметләнә.