Шәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышлана

ГлавнаяНовостиШәехзадә Бабичның 130 еллыгына багышлана
Поделиться

Опубликовано: 17 января 2025

2025 елның 20 гыйнварында 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел тулуга багышланган ачык лекция оештырыла. Лекцияне  язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият белгече Галимҗан Гыйльманов укый. Чарада Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мцгаллиме,  филология фәннәре докторы, профессор Ләйлә Минһаҗева   һәм университет студентлары катнаша.

Музейда Г. Тукайга һәм аның замандашларына багышланган чаралар еш уздырыла. Ш. Бабич белән Г. Тукай бер дәвердә яшәсәләр дә, беркайчан очрашмаганнар. Әмма Бабич Тукайны үзенең остазы дип санаган һәм аның үлеменә багышлап шигырьләр иҗат иткән.

Шагыйрь Ш. Бабич (1895-1919) – ХХ гасыр башы татар шигъриятенең иң талантлы вәкилләренең берсе. Аның беренче шигырьләре 1913 елда «Шура» һәм «Акмулла» журналларында басылып чыга, алга таба ул актив рәвештә «Аң», «Кармак» журналларында, «Хөр милләт», «Сүз», «Тормыш», «Ирек» газеталарында языша. Шулай ук укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. 1919 елның мартында нибары егерме дүрт яшендә гомере фаҗигале рәвештә өзелә.

Үзе исән чагында Ш. Бабичның бер китабы гына дөнья күрә. 1922 елда язучы Г. Ибраһимов аның газета-журналларда басылган һәм кулъязма хәлендә сакланган әсәрләренең бер өлешен җыеп «Шигырьләр мәҗмугасы» исемле китабын бастыра. Шагыйрьнең бүгенге көндә билгеле булган барлык әсәрләрен үз эченә алган басма 1990 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Бу китап язучы Галимҗан Гыйльманов тарафыннан әзерләнеп, сүз башы һәм фәнни-тарихи искәрмәләр, аңлатмалар белән тулыландырылган.

Ачык лекциядә Ш.Бабич белән бәйле кызыклы материалларны үз эченә алган күргәзмә дә тәкъдим ителә. Ул материаллар шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын ныклап өйрәнгән Г. Гыйльмановның шәхси архивында саклана.