Бүген Татастан Республикасы Милли музенда «Салават күпере» журналханәсе белән берлектә үткәрелүче «Шүркә музейга дәшә» дип исемләнгән чараның чираттагысы булып үтте. Нәни дусларыбыз күренекле татар шагыйре, публицист, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә РФ дәүләт премиясе (2005), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Муса Җәлил исемендәге, Державин премиясе (2016), Башкортстанның Фатыйх Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Ренат Харис белән очраштылар. Музей кунаклары Ренат абыйга үзләрен кызыксындырган сорауларын биреп, аның шигырьләрен укыдылар, уеннар уйнадылар. Шулай ук музей заллары буенча сәяхәт кылдылар, мавыктыргыч экскурсия тыңладылар.