18 май көнне 12:00 дә Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганнары белән очрашу.

Татар китабы йортында Шәриф Камалның туганнары  Байгилдиевләр нәселе вәкилләре белән очрашу үтәчәк. Очрашу аралашу форматында уза.

Чарада туганнар язучының гаиләсе турында кызыклы хатирәләрен уртаклашачак. Кунакларга Шәриф Камалның һәм гаиләсенең Милли музейда сакланган фотоархивыннан уникаль сурәтләр күрсәтеләчәк. Шулай ук язучының мирасын популярлаштыру юнәлешендә хәзерге вакытта башкарыла торган эшләр тәкъдим ителәчәк.

Керү ирекле

Белешмәләр өчен телефон: (843) 590-80-67