Казанда Камал театры бәйгесе финалистлары өчен семинар уза

27-28 ноябрьдә Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының архитектура концепциясен эшләү буенча Ачык Халыкара бәйгесе финалистлары өчен семинар уза. Австрия, Бөекбритания, Испания, Россия һәм Япониядән килгән 23 финалист Түбән Кабан күле яры буенда төзеләчәк театрның территориясе белән танышычак, Камал театры вәкилләре һәм башка экспертлар белән эшлекле очрашуда катнашачак. Семинар ябык режимда уза, антиковид чараларга бәйле катнашучылар саны чикләнгән.

Семинар программасы шартлы рәвештә 3 тематик блокка бүленә: «Проектлау», «Театр+шәһәр» һәм «Театр».

«Проектлау» блогы кысаларында финалистлар бәйге территориясе белән танышачаклар, шулай ук конкурсның жюри рәисе, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина, шәһәрне үстерү институты кураторы Татьяна Прокофьева һәм проектны гамәлгә ашыру өчен җаваплы ведомстволарның башка вәкилләре катнашында эшлекле очрашуда катнашачаклар.

«Театр+шәһәр» — финалистларны Татарстан башкаласының архитектура, шәһәр төзелеше һәм мәдәни контекстлары беләр таныштыру нисбәтеннән үткәреләчәк экскурсияләрдән гыйбарәт. Казанны, туган якны өйрәнүчеләр, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре шәһәрнең тарихи бистәләре, Казан Кремле, Казан үзәгендәге заманча корылмалар буенча экскурсияләр уздырачак. Финалистлар шулай ук Татарстан Республикасы Милли музеена да сәяхәт кылачак.

«Театр» блогында сессиядә катнашучыларны Камал театрында махсус программа көтә. Башта конкурсантлар юга театр буенча экскурсия ясалачак: камаллылар театр цехларының эшен күрсәтәчәк һәм хәтта катнашучыларга аларның эшендә катнашырга тәкъдим ителәчәк. Сессиядә «Алё, мин театрда!» — «шәһәрлеләр театры» форматында Ксения Шачнева һәм Гөлнара Фазлыйәхмәтованың театр тамашачылары катнашындагы тамашасы да күрсәтеләчәк. Спектакльнең мондый форматта оештырылуы очраклы түгел. Ул театрның күчүе темасына рефлексия өчен махсус уйланылган.

«Кем өчендер бу шатлыклы яңалык, кем өчендер күңелсез, әкем өчендер борчулы, тик ничек кенә булмасын, бу — бер зур этапның ахыры һәм икенчесенең башы. Бу тамашачыларга һәм үзебезгә берничә мөһим сорау бирү өчен уңайлы вакыт. «Урынга бәйле булмаган очракта Камал театры нәрсә ул?», «Тамашачыларга аның кай ягы мөһим?», «Театр кемнәр өчен эшли?»» — дип сөйләде спектакль турында театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев.

23 июльдә Камал Театрының Зур сәхнәсендә театрның архитектура концепциясен эшләү буенча ачык Халыкара бәйгегә старт бирелде. Бәйгенең инициаторлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры.  Бәйге Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды ярдәме белән үткәрелә. Конкурсның операторы — «Үзәк Lab» халыкара урбанистика лабораториясе. 12 октябрьдә жюри утырышы нәтиҗәләре буенча финалга 8 консорциум чыкты:

  1. Новиковлар архитектура практикасы (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)

  1. Metropolis (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казан)

  1. «Рождественка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге «Театр лабораториясе» консоциумы

Консорциум әгъзасы: BURO SMART (Санкт-Петербург/Мәскәү, Россия)

  1. «Мегабудка» архитектура бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: FORM архитектура бюросы (Мәскәү), ZARF architects (Казан)

  1. «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» җитәкчелегендәге «Көнчыгыш җиле» консорциумы (Казан).

Консорциум әгъзалары: DA! Architects (Шанхай, Кытай), Dialog urban planning (Казан)

  1. Wowhaus бюросы (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия)

  1. «ПРАЙД» иҗат җитештерү берләшмәсе (Мәскәү) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзалары: Zaha Hadid Architects (Лондон, Бөекбритания), Atelier Ten (Лондон, Бөекбритания), Theatre Projects (Лондон, Бөекбритания)

  1. Bespoke Architects (Казан) җитәкчелегендәге консорциум.

Консорциум әгъзасы: Asif Khan Studio (Лондон, Англия)

Хөрмәт белән,

Конкурсның кураторы

Айгөл Дәүләтшина

 +7(927)440-70-70

pr@theatre.tatar

В Казани пройдет Установочный семинар для финалистов конкурса Театра Камала

27-28 ноября 2021 в Казани пройдет Установочный семинар для финалистов Открытого международного конкурса на разработку архитектурной концепции Татарского государственного Академического театра им. Галиасгара Камала. 23 финалиста из Австрии, Великобритании, Испании, России и Японии посетят территорию будущего театра на набережной озера Нижний Кабан и проведут рабочие встречи с представителями Театра Камала и другими экспертами. Семинар пройдет в закрытом режиме с ограниченным количеством участников в связи с антиковидными мерами.

Программа семинара условно делится на 3 тематических блока: «Проектирование», «Театр+Город» и «Театр». В рамках блока «Проектирование» финалисты посетят конкурсную территорию, а также проведут рабочую встречу с участием председателя жюри конкурса, мэра города Казани Ильсура Метшина, министра культуры Республики Татарстан Ирады Аюповой, помощника Президента Республики Татарстан Наталии Фишман-Бекмамбетовой, главного архитектора Казани Ильсияр Тухватуллиной, куратора Института развития города Татьяны Прокофьевой и других представителей ведомств, ответственных за будущее воплощение проекта.

«Театр+город» — это серия экскурсий для погружения финалистов в архитектурный, градостроительный и культурный контексты столицы Татарстана. Казанские краеведы, историки и искусствоведы проведут экскурсии по историческим слободам города, Казанскому кремлю, современным постройкам в центре Казани. Также финалисты посетят Национальный музей Республики Татарстан.

В блоке «Театр» участников сессии ждет специальная программа в Театре Камала. Сначала конкурсанты примут участие в вовлекающей экскурсии по театру: камаловцы покажут работу театральных цехов и даже предложат участникам поучаствовать в их работе. На сессии состоится лабораторный показ спектакля «Әлү, мин театрда!» («Але, я в театре!») — это постановка в формате «театр горожан» Ксении Шачневой и Гюльнары Фазлиахметовой с участием зрителей театра. Спектакль создан в таком формате неслучайно и был задуман специально для рефлексии на тему переезда театра.

«Для кого-то это радостная новость, для кого-то печальная, а для кого-то тревожная, но в любом случае это конец одного большого этапа и начало другого. Это подходящий момент, чтобы задать себе и зрителям несколько важных вопросов. Что такое Театр Камала, если не место? Чем он важен для зрителей? В конце концов, кто эти люди, для которых он работает?» — говорит о спектакле главный режиссер театра Фарид Бикчантаев.

23 июля на Большой сцене Театра Камала был дан старт Открытого международного конкурса на разработку архитектурной концепции театра им. Галиасгара Камала. Инициаторами конкурса являются Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов и Татарский государственный Академический театр им. Г. Камала. Конкурс проходит при поддержке Правительства Республики Татарстан, Министерства культуры Республики Татарстан, Исполнительного комитета города Казани и Фонда «Институт развития городов Республики Татарстан». Оператором Конкурса выступает Международная урбанистическая лаборатория «ЦЕНТР Lab». 12 октября по итогам заседания жюри в финал вышли 8 консорциумов:

  1. Консорциум под лидерством: Архитектурная практика Новиковых (Казань)

Члены консорциума: Borgos Pieper (Барселона, Испания), Theatre Projects (Лондон, Великобритания)

  1. Консорциум под лидерством: Metropolis (Москва)

Члены консорциума: Coop Himmelb(l)au (Вена, Австрия), Miriada Group (Казань)

  1. Консорциум «Лаборатория театра» под лидерством: Архитектурное бюро «Рождественка» (Москва)

Член консорциума: BURO SMART (Санкт-Петербург/Москва)

  1. Консорциум под лидерством: Архитектурное бюро Megabudka (Москва)

Члены консорциума: Архитектурное бюро FORM (Москва), ZARF architects (Казань)

  1. Консорциум «Восточный ветер» под лидерством: Казанский государственный архитектурно-строительный университет (Казань)

Члены консорциума: DA! Architects (Шанхай, Китай), Dialog urban planning (Казань)

  1. Консорциум под лидерством: Бюро Wowhaus (Москва)

Члены консорциума: Kengo Kuma & Associates (Токио, Япония), Werner Sobek (Штутгарт, Германия)

  1. Консорциум под лидерством: Творческое производственное объединение «ПРАЙД» (Москва)

Члены консорциума: Zaha Hadid Architects (Лондон, Великобритания), Atelier Ten (Лондон, Великобритания), Theatre Projects (Лондон, Великобритания)

  1. Консорциум «Асиф Хан и Элина Сафарова» под лидерством: Bespoke Architects (Казань)

Член консорциума: Asif Khan Studio (Лондон, Англия)

С уважением,

Куратор конкурса

Айгуль Давлетшина

+7 927-440-70-70

pr@theatre.tatar