3 ноября Национальный музей Республики Татарстан и его филиалы присоединились к Всероссийской акции «Ночь искусств». В этом году программа проходила в офлайн и онлайн формате.

В Национальном музее РТ дневная программа специально была подготовлена для детской аудитории. В музейно-образовательном центре «Ремесленный посад» состоялись увлекательные мастер-классы по изготовлению глиняных изделий, медных подвесок, верховой набойки по ткани, изготовлению татарских украшений, плетению из бумаги. Прошла интерактивная программа, посвященная жизни и творчеству выдающегося композитора Салиха Сайдашева. Украсили программу выступления воспитанников Школы вокального мастерства Гузель Валеевой, концертом «Волшебный мир детства».

В музейном кинотеатре посетители могли увидеть фильмы «Кире», «Детский альманах», в который вошли короткометражные фильмы: «Рабочий момент» режиссера В.Васильева, «Гульназек – победитель дивов» режиссера Е.Ермолиной, «Асия» режиссера Д.Абдрашитовой, «Тише» режиссера М.Куликова, «На рассвете в конце июня» режиссера А.Ширманова. Фильмы предоставлены из каталога I Межрегиональной премии в области кинематографии «Алтын тәлинкә» (Золотая тарелка), учрежденной в Казани Дирекцией «Время кино» при поддержке Фонда президентских грантов. Завершили детскую программу мультфильмы студии «Татармультфильм»: «Стрела наследия II», «Век Татарстана-3», «Сабантуй».

В 16.00  для гостей музея была проведена иммерсивная экскурсия «Наедине с историей», где каждый эпизод – новая история с новым персонажем. Истории ярких личностей и водоворот событий не оставило равнодушным ни одного участника.

В онлайн формате для детей прошли мастер-классы и музейные занятия. Любителям истории была показана тематическая онлайн экскурсия «Казанский край: воеводство – губерния», которую провёл заведующий отделом научной реконструкции Владислав Хабаров. Для эрудированных посетителей состоялась музейная онлайн-игра «Волжский путь: из варяг в персы». Завершилась программа онлайн выступлением кавер-группы «Минхаузен» с акустическим концертом «Листья жгут».

В филиалах Национального музея РТ также состоялась творческая и насыщенная программа.

Пресс-служба:

+7(843)292-32-18

Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясе

 

3 ноябрьдә Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Бөтенроссия «Сәнгать төне» акциясендә катнаштылар. Быел чаралар музейларда да, онлайн-форматта да узды.

Татарстан Республикасы Милли музеенда балалар өчен махсус көндезге программа әзерләнде. «Һөнәрчеләр бистәсе» музей-белем бирү үзәгендә балчык эшләнмәләр, бакыр асмалар, татар бизәкләре ясау, тукымага эз төшерү, кәгазьдән үрү буенча мавыктыргыч мастер-класслар уздырылды. Күренекле композитор Салих Сәйдәшев тормышына һәм иҗатына багышланган интерактив программа үткәрелде. Чараны Гүзәл Вәлиеваның, вокал осталыгы мәктәбе тәрбияләнүчеләре «Балачакның тылсымлы дөньясы» дип исемләнгән концерт чыгышы белән бизәделәр.

Музей кинотеатрына килүчеләр «Эш моменты» («Рабочий момент»), Е.Ермолинаның «Гөлнәзек – дивлар җиңүчесе», Д. Абдрашитованың «Асия», М.Куликовның «Тише» һәм А. Ширмановның «Июнь ахырында таң атканда» кебек кыска метражлы фильмнарны үз эченә алган «Кире», «Балалар альманахы» фильмнарын күрә алдылар. Фильмнар Казанда РФ Президенты грантлары фонды ярдәмендә «Кино вакыты» дирекциясе тарафыннан гамәлгә куелган кинематография өлкәсендәге I төбәкара «Алтын тәлинкә» («Золотая тарелка») премиясе каталогыннан бирелде. Балалар программасы «Татармультфильм» студиясе мультфильмнары – «Мирас Угы-2», «Татарстан гасыры-3» һәм «Сабантуй» мультфильмнарын күрсәтү белән төгәлләнде.

Саәгать 16.00 да музей кунаклары өчен «Тарих белән бергә-бер» исемле иммерсив экскурсия үткәрелде; андагы һәр вакыйга – яңа персонажлы яңа тарих. Бөек шәхесләрнең тарихы һәм күп төрле вакыйгалар әйләнеше бер генә катнашучыны да битараф калдырмады.

Социаль челтәрләрдә музей битләренә керүче балалар өчен онлайн форматта мастер-класслар, музей дәресләре үтте. Тарих сөючеләргә «Казан ягы: воеводалык-губерния» дигән тематик онлайн – экскурсиясе күрсәтелде, аны фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров алып барды. Эрудитлар  өчен «Идел юлы: варяглардан персларга» дигән онлайн-уен узды. Онлайн программаны Казанның «Минхаузен» кавер-төркеменең «Листья жгут» дигән акустик концерты төгәлләде.

Татарстан Республикасы Милли музее филиалларында шулай ук иҗади һәм бай эчтәлекле программа узды.

Матбугат үзәге:

+7(843)292-32-18