Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге татар дөньясы өчен мөһим темаларга актуаль сөйләшүләрне дәвам итә. Агымдагы елның 19 апрелендә киң җәмәгатьчелек «ХХI гасыр һәм ТУКАЙ» темасына фикер алышачак.

Төп спикерлар – ТР Дәүләт Советының мәдәният, мәгариф, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев; филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Хатыйп Миңнегулов;  Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы  Зөфәр Рәмиев; Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла; Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев; язучы, автор башкаручы Зөлфәт Хәким; Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Идрис Газиев; Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова; филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты доценты Миләүшә Хәбетдинова; Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев; югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлшат Фәхретдинова; шагыйрь, Татарстан Республикасы Премьер-министры секретариатының баш референты Рүзәл Мөхәммәтшин; татар яшьләре активисты Рәдиф Кашапов.

Әлеге сөйләшүдән Каюм Насыйри институтының 7 үзәге өчен (Казахстанның – Астана, Кыргызстанның – Бишкәк, Россиянең – Санкт-Петербург, Мәскәү, Екатеринбург, Пенза, Уфа шәһәрләре) турыдан-туры трансляция оештырыла.

Алдагы дискуссия темасы – “Татар театры: югалту һәм табышлар” (17 май).

Исегезгә төшерәбез: тәүге дискуссия агымдагы елның 29 мартында узган иде. «ТАТАРНЫҢ ҮСЕШ СТРАТЕГИЯСЕ: шартлар, вәзгыять, алымнар» темасына багышланган беренче түгәрәк өстәл җәмәгатьчелектә зур кызыксыну уятты. Ай саен уздырырга планлаштырылган дискуссияләрнең төп максаты – тел, әдәбият, тарих, мәдәният өлкәсендәге мөһим мәсьәләләргә кагылышлы җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү, аерым проблемаларның чишелешен эзләү.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 нче йорт, Актлар залы.

Телефоннар: (843) 292-42-74; +7(917)9395059.

E-mail: tataristica.kpfu@gmail.com, sagitgr@mail.ru