9 февраля 2017 года в 16.00 в Национальном музее РТ состоялось заседание Литературного салона, посвященное творчеству народного поэта Татарстана, лауреата премии имени Г. Тукая Разиля Валеева.

Он является одним из наиболее разносторонних писателей – пишет в различных жанрах: поэзии, прозе, драматургии, публицистике, но, прежде всего, он лирический поэт, поэт-песенник. За повесть «Жить хочется» и популярные песни Разиль Валеев был удостоен премии им. Мусы Джалиля (1982), а за произведения для детей – премии им. Абдуллы Алиша (1990).

Разиль Валеев успешно работает в области художественного перевода. Он перевел на татарский язык более сотен сказок народов мира, а также повести «Собака Баскервилей» Конана Дойля, «Маугли» Р. Киплинга, «Маленький принц» А. Экзюпери и многие другие.

Писатель известен также своей активной общественно-политической деятельностью и гражданской позицией. С 1990 года он работает в Государственном Совете РТ, является академиком Академии гуманитарных наук РФ, первым заместителем президента Всемирного конгресса татар, вице-президентом Татарского ПЕН-центра, членом коллегии Министерства культуры РТ.

Многие годы Разиль Валеев сотрудничает с Национальным музеем РТ: участвует в работе Ученого Совета, обсуждении новых экспозиций литературных музеев. От имени коллектива Национального музея РТ Р.Валеева приветствовала и вручила знак «Меценат музея» генеральный директор, доктор исторических наук Г.Р.Назипова.

На заседании заседания Литературного салона выступили: Р.Г. Галимуллин, доктор филологических наук; Д.Ф. Загидуллина, доктор филологических наук; Ф.Ш. Сафиуллин, политик, общественный деятель; М. Галиев, поэт, лауреат Тукаевской премии; Г. Мурат, поэт, лауреат премии им. Г. Тукая; поэт, Р.Батулла, народный писатель РТ; Г.Рахим, поэт, лауреат премии им. Г. Тукая, Р. Мухаметшин, поэт, лауреат премии им. М. Джалиля: народные артисты РТ Р. Маликов, З. Сахабеева, Р. Сахабеев и М.Маликов, Д.Нуруллина, заслуженная артистка РФ, народная артистка РТ.

Звучали стихи Разиля Валеева в исполнении учениц 177 лицея Илюзи Хидиятовой, Алии Хабибуллиной, Ильзиры Хидиятовой.

Вечер, который организовала и вела старший научный сотрудник Национального музея РТ Ф.К. Даминова, прошел в теплой и дружеской обстановке.

Отдел истории и культуры Татарстана НМ РТ: (843) 292-30-95

Редакционно-издательский отдел – пресс-служба НМ РТ: (843) 292-32-18

 “Яшисе килә”

9 февраль көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда Әдәби салонның чираттагы утырышы татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать  һәм сәясәт  эшлеклесе,  Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты  (2007) Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде.

Разил Вәлиев проза, поэзия, драматургия, публицистика жанрларында иҗат итүче, әмма иң беренче чиратта ул – лирик шагыйрь, күп кенә җырлар авторы. Әдипнең «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырыла, ә балалар өчен язылган әсәрләре өчен 1990 елда Абдулла Алиш исемендәге  премиягә лаек була.

Разил Вәлиев әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы гына эшләп килә. Ул татар теленә йөзләгән халык әкиятләрен, шулай ук, Конан Дойльның “Баскервильләр эте”, Редьярд Киплингның “Маугли”, Антуан де Сент-Экзепериның “Нәни принц”  һәм башка күп кенә повестьләрне татар теленә тәрҗемә иткән.

Язучы җәмәгать эшлеклесе буларак та танылган. 1990 елдан алып Разил Вәлиев  ТР Дәүләт советында эшли, Гуманитар Фәннәр  Академиясенең шәрефле академигы, Бөтендөнья татар конгресы президентының беренче урынбасары,  Татарстан ПЕН-үзәгенең вице-президенты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коллегиясе әгъзасы.

Разил Вәлиев Татарстан Республикасы Милли музее белән дә күп еллардан бирле хезмәттәшлек итә: Гыйльми совет утырышы эшчәнлегендә актив катнаша, әдәби музейларның яңа экспозицияләрен  төзү  буенча үзенең төпле киңәшләрен бирә, музей фондларын баетуга да үзеннән зур өлеш кертә. ТР Милли музее Генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова Разил Вәлиевка уңышлар теләп,  Музей меценаты дигән күкрәк билгесен  тапшырды.

Кичәгә әдипнең иҗатташ дуслары һәм укучылары килгән иде. Алар  Разил Вәлиевның китапларыннан торган күргәзмә ярдәмендә иҗаты белән якыннан танышып шигырьләрен тыңладылар.  Очрашу Р.Маликов, З.Сәхәбиева, Р.Сәхәбиев кебек  күренекле Татарстан Республикасы халык артистлары башкаруындагы җырлары белән үрелеп барды.