Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләре 1 апрель көнне Яңа Чишмә районының Зирекле авылында гомер итүче музей директоры Газыймов Мидхәт Гариф улын 75 еллык юбилее белән котладылар.
Ул бөтен гомерен музей эшенә, халкына багышлаган шәхес. 36 китап, бик куп санлы мәкаләләр авторы. Авылның тарихына, аның легенда-риваятьләренә, географик атамалырына, бәетләргә дә мөкиббән ул. Авылдашларының эшчәнлеген, талантлы шәхесләрен дә күрсәтергә тырыша. Авылын чын дәрәҗәсендә яратып, хөрмәт итеп яшәгән кешенең язмышына әһәмиятсез калмый!
Котлау тантаналы рәвештә Зирекле авыл мәктәбендә узды. Концерт программаларын бик күңелле әзерләделәр. Кунаклар арасында аның укучылары, хәзерге мәктәп укучылары, баш табип, башка музей директорлары, хезмәткәрләре, конгресстан делегация кунаклары һ.б.

Юбилярны котларга дип, аның хатыны – Зәйтүнә Гафур кызы һәм балалары, оныклары да сүз алды… Матур истәлекләр, изге теләкләр, укучыларның чыгышлары әлеге кичәне тагы да ямьләндереп җибәрде.
Тантаналы котлаулардан соң, үзенең бай коллекциясе белән дан тоткан Зирекле авыл музее буенча экскурсияне — музей хуҗасы, оештыручы һәм җитәкче Мидхәт Гариф улы Газыймов үзе үткәрде. Мидхәт Гарифович мәктәптә эшләү дәверендә укучылар өчен авыл тарихы буенча фәнни-тикшеренү эше оештырган һәм музей ачып җибәргән. Күп кенә тәҗрибә туплап, аның тырышлыгы белән музейга яңа сулыш бирәләр, баштан ул җирле хакимият бинасында урнаша, соңрак исә музей өчен аерым йорт төзелә. Биредә этнография өлкәсенә караган киемнәр дә, берсеннән-берсе матур чигү үрнәкле намазлыклар, эскәтер, ашъяулыклар, чигелгән һәм тукылган сөлгеләр, чаршау, кашагалар, киемнәр, бишек, арба, самавыр, хәрби киемнәр, күп төрле баш киемнәре, шул исәптән аерым бер сандыкны биләгән – түбәтәйләр, калфаклар; туку станогы, чабаталар, агачтан ясалган бик күп төрле көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар урын ала. Китап сөюче Музей бабаебызның музеенда хәтта аерым китапханәсе дә бар. Барысы өчен дә рәхмәт сиңа, Музей бабай! Әле тагын бик күп еллар яшә! Сиңа сәламәтлек, озын гомер, бәхет, шатлык телибез! Иҗади уңышлар телибез!!!

Научный сотрудник Гульшат Шарипова