14 сентября 2017 года в 15.00 в Национальном музее Республики Татарстан состоится открытие выставки «НЕУГАСИМАЯ ЗВЕЗДА» – «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ», посвященной 130-летию со дня рождения одного из основателей татарского театра, драматурга, актера и режиссера Карима Тинчурина.

Татарское театральное искусство невозможно представить без имени Карима Тинчурина. Его деятельность в становлении и развитии театра, особенно советского периода, удивительно плодотворна. Первые драматургические произведения «Голубая шаль», «Родина», комедия «Без ветрил», созданные  в 1920-1930-х годах с блестящим мастерством и знанием жизни, получили широкий успех и сохранили зрительскую любовь до наших дней.

В 13 лет юноша из бедной крестьянской семьи из Пензенской губернии  отправился в Казань «искать  счастья». Жажда творчества  помогла превозмочь все трудности, и в 1910 году Тинчурин становится актером в татарской труппе «Сайяр» и одновременно пишет пьесы для товарищей по сцене. С этого времени вся его жизнь была посвящена татарскому театру. В 1918 году он становится режиссером и руководителем государственной татарской театральной группы, а позднее – художественным руководителем Татарского государственного академического театра.

Публика с восторгом принимала спектакли, но творческий успех и зрительская любовь не смогли спасти Карима Тинчурина от волны террора, и в  1937 году он был арестован по обвинению в националистической деятельности и вредительстве на культурном фронте и расстрелян в 1938 году.

Карим Тинчурин создал произведения, отличающиеся глубоким знанием жизни народа, проникновением в его думы и чаяния, многие вошли в сокровищницу российского многонационального театрального искусства. Музыкальная драма «Голубая шаль», написанная в соавторстве с композитором Салихом Сайдашевым, стала визитной карточкой татарского театра.

Впервые на выставке будут представлены интереснейшие и уникальные экспонаты из фондов Татарского государственного театра драмы и комедии им. Карима Тинчурина и Национального музея Республики Татарстан, многие из которых никогда раньше не экспонировались, среди них – фрагменты декораций, костюмы и реквизит из спектаклей «Американец», «Голубая шаль», «Угасшие звезды», «Без ветрил», а также личные вещи, фотографии, документы драматурга и других театральных деятелей. Выставка также расскажет о современном творчестве  театра драмы и комедии им. Карима Тинчурина, который продолжает традиции, заложенные  выдающимся драматургом.

Это первый большой совместный проект Татарского государственного театра драмы и комедии им. Карима Тинчурина и Национального музея Республики Татарстан.

РИО – пресс-служба НМ РТ: +7(843) 292-32-18

Музей Салиха Сайдашева: +7(843) 292-30-95

«СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачылу 

2017 елның 14 сентябрендә 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда татар театрына нигез салучыларның берсе, драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуга багышланган «СҮНМӘС ЙОЛДЫЗ» күргәзмәсе ачыла.

Татар театр сәнгатен Кәрим Тинчурин исеменнән башка күз алдына китерергә мөмкин түгел. Аның татар театры туу һәм үсеше өлкәсендәге эшчәнлеге гаҗәеп күпкырлы. 1920-1930 елларда искиткеч осталык белән, тормышны тирәннән аңлап язылган “Зәңгәр шәл”, “Ил” беренче драма әсәрләре, “Җилкәнсезләр” комедиясе зур популярлык казаналар һәм бүгенге көнгә кадәр тамашачы мәхәббәтен саклап киләләр.

Пенза губернасында ярлы крестьян гаиләсендә үскән 13 яшьлек егет Казанга “бәхет эзләргә” юнәлә. Иҗат итү теләге бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, һәм 1910 елда Тинчурин “Сәйяр” татар труппасына актер булып урнаша. Бер үк вакытта сәхнәдәшләре өчен пьесалар яза. Шул вакыттан башлап аның бөтен гомере татар театрына багышлана. 1918 елда ул татар дәүләт театр төркеме, ә соңрак – Татар дәүләт академия театры режиссеры һәм җитәкчесе.

Тамашачы спектакльләрне зур шатлык белән каршылый. Ләкин иҗат уңышлары һәм тамашачы мәхәббәте Кәрим Тинчуринны террорлар дулкыныннан коткара алмый, 1937 елда милли эшчәнлек һәм мәдәни фронттагы котркычлык өчен кулга алына һәм 1938 елда атыла.

Кәрим Тинчурин әсәрләре халык тормышының тирәннән яктыртылулары, аның уйларына һәм өметләренә үтеп керүләре белән аерылып торалар. Аларның күбесе Россиянең күпмилләтле театр сәнгате хәзинәлегенә кертелгән. Салих Сәйдәшев белән язылган “Зәңгәр шәл” музыкаль драмасы татар театрының визит карточкасына әверелде.

Күргәзмәдә беренче тапкыр тамашачы игътибарына Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма һәм комедия театры, Татарстан Республикасы Милли музей фонларында сакланган, моңа кадәр күрсәтелмәгән кызыклы һәм уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Алар арасында – “Американ”, “Зәңгәр шәл”, “Сүнгән йолдызлар”, “Җилкәнсезләр” спектакльләреннән декорацияләр фрагментлары, киемнәр, реквизитлар, шулай ук драматургның һәм башка театр эшлеклеләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Күргәзмә шулай ук Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрының бөек драматург тарафыннан нигез салынган традицияләрне дәвам иткән бүгенге иҗат эшчәнлеге турында сөйли.

Бу Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм Татарстан Республикасы Милли музееның беренче зур проекты.