«Бүләк итү көннәре» акциясе вакытында, дөньякүләм танылган опера җырчысының костюмы Татарстан Милли музеена тапшырылды.

Татарстан Милли музее «Бүләк итү көннәре» хәйрия акциясенә йомгак ясады. Быел бу акциядә 50дән артык кеше катнашты. Алар тарафыннан музей фондларына 800ләп предмет тапшырылды, – дип хәбәр итә «Татар-информ» хәбәрчесенә Милли музейның матбугат бүлеге җитәкчесе Руфия Мөхетдинова.

«Бүләк итү көннәре» акциясе вакытында, дөньякүләм танылган опера җырчысы, Татарстанның халык артисты  Альбина Шаһиморатованың бер сәхнә  костюмы Татарстан Милли музеена тапшырылды. Бу бүләкне музейга Альбинаның әнисе Рауза ханым Шаһиморатова алып килде.