Сүз башы

Тарихны ерак булмаган 1842нче елдан башлыйм әле. 19нчы гасыр уртасы – Казан өчен мәһшәргә әйләнгән янгын белән билгеле. Бу вакытта 30га якын иҗтимагый бина, меңнән артык шәхси йорт, 9 чиркәү һәм Гостиный двор яна. Әлеге чордагы риваятьләрнең берсе буенча, янгын Гостиный дворга күчкәч, бик бай сәүдәгәрләрнең берсе үзенең хазинәләрен шунда качырып калдыра. Янгын беткәч, аларны кире килеп алырга өметләнә, әмма теләге барып чыкмый – бай янгын вакытында һәлак була. Әлеге хәзинә яшеренгән булмәнең ишекләре бары тик елның бер көнендә генә ачыла…

Әлеге көн теләсә кайсы мәктәп укучылары өчен – аерым. Хәзинәләрне эзләргә теләүчеләргә Милли музей хезмәткәрләре белән аралашып, көнен генә билгеләргә кирәк.