Татарстан Милли музеенда 12 сентябрьдә «Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы» дигән күргәзмә ачыла.

(Казан, 7 сентябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 12 сентябрьдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда, “Шәхси коллекцияләрдән” дигән проект буенча, “Вәлиеффлар коллекциясе: татар мөһаҗирләре язмышы” дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмәдә хәзерге көндә Австралиядә яшәүче Вәлиеффлар гаиләсе коллекциясе һәм архив әйберләре күрсәтеләчәк. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Гүзәлия Җәләлева хәбәр итте.