24 июнь сәгать 12дә Татарстан Республикасы Милли музееның Әдәби салонында “Әниемнең догалы дәвере”дип исемләнгән утырыш була. Ул Австралиядә яшәүче София Вәлиеффнең (Сафия Вәлиева) “Әнием” китабын тәкъдим итүгә багышланган.

Бу хакта музейның тарих һәм мәдәният бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Флера Каюмова хәбәр итте.