Кытайда туып, Аделаида яшәүче китап авторы туган телен әти-әнисеннән мөстәкыйль өйрәнгән.

Бу атна җомга көнне, ягъни 24 июнь сәгать 12дә Татарстан Республикасы Милли музееның Әдәби салонында “Әниемнең догалы дәвере”дип исемләнгән утырыш була. Ул Австралиядә яшәүче София Вәлиеффнең (Сафия Вәлиеваның әдәби псевдонимы) “Әнием” китабын тәкъдим итүгә багышланган. Бу хакта музейның тарих һәм мәдәният бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Флера Каюмова хәбәр итте.

Китап авторы Сафия Вәлиевага, дүртенче буын чит илдә яшәгәнлектән, мәктәптә татарча белем алу насыйп булмый. “Ул туган телне әти-әнисеннән мөстәкыйль рәвештә өйрәнеп, Кытайда миллиардтан артык кеше арасында эреп югалмыйча, мең төрле сынаулар аша үтеп тә динен, телен саклап калган, Австралия ярларына бәргән океан дулкыннары да юып төшерә алмаган татарлар турында яза. Сафия ханымның әнисе Фатыйма ханым үз гомерендә 4 тапкыр хаҗда булган, туган телгә, дингә олы хөрмәт саклап, аны балаларына да тапшыра алган, оныкларына да милләткә хезмәт итәрлек тәрбия биргән”, — диде Флера Каюмова.