“Батыр үлә, үлмәс ат алып…” дип исемләнгән күргәзмә сәяхәткә кузгала. 2015 ел тарихта Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы булып уелып калачак.

Әлеге даталарга багышлап Татарстан Республикасының Милли һәм Муса Җәлил музейлары яңа проект оештырып җибәрә. Советлар Союзы каһарманы, татар шагыйре, Муса Җәлилнең тормыш юлына, иҗатына багышланган музейара күргәзмә уңаеннан республика күләмендәге музейлар өчен “Батыр үлә, үлмәс ат алып…” дип исемләнгән күчеп йөрүче күргәзмәне тамашачыга тәгъдим итә.

Татарстан Милли музее муниципаль музейлар белән хезмәттәшлеген дәвам итә. 10 февральдән 10 мартка кадәр “Батыр үлә, үлмәс ат алып…” дип исемләнгән күргәзмә Чаллы шәһәрендә күрсәтеләчәк. 10 марттан 11 майга кадәр эстафетаны Зәй шәһәренең Туган якны өйрәнү музее алачак. Ә 12 майдан 30 июньгә кадәр күргәзмә белән Әлмәт шәһәренең Туган якны өйрәнү музеенда танышырга мөмкин булачак.