Татарстан Республикасы Милли музееның тамашачылар белән хуплап алынган “Бер экспонат” күргәзмәсе Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының элеккеге баш режисеры, Россиянең халык артисты Марсель Сәлимҗановның 2001 елда яулаган “Алтын битлек” – Россиянең милли театраль премиясе белән үз турнесын дәвам итә. Бу юлы ул А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры залында куела, дип “Татар-информ”га хәбәр итә Милли музейдан Гүзәлия Җәләлева.

Аерым алганда, “Бер экспонат” күргәзмәсе Әлмәт Татар дәүләт драма театрында 4 майда тәмамлаган. Бүгеннән 15 майга кадәр ул А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрына куела. Аннары, киләсе театр сезонында, “Алтын битлек” Минзәлә районына җибәрелә, шул рәвешле, күргәзмә үз турнесын киләчәк театраль сезонда дәвам итер дип күзаллана.