Бүген ТР Милли музеенда “Байрак – Җиңү символы” дип исемләнгән тантаналы чара булды. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырылды.

Чарада катнашучылар фронт юлларын үткән һәм Берлинны алуда катнашкан 146 нчы укчылар дивизиясенең 280 нче артиллерия полкының хәрби байрагын күрүгә иреште. “Казанда 146 нчы укчылар дивизиясе формалашкан булган. 1942 елның 15 февралендә әлеге байрак шул дивизиягә тапшырылган. Билгеле булганча, 18 меңлек 146 нчы укчылар дивизиясе Мәскәү һәм Мәскәү янын саклауда, Смоленск, Беларусь, Балтыйк буе, Варшаваны азат итүдә катнаша. Бу байрак белән дивизия Берлинга кадәр барып җитә”, — диде ТР Милли музееның әйбер чыганаклар бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Оксана Латышева.

Әлеге байракта “Бөгелмә районы хезмәтчәннәреннән” дигән сүзләр язылган.
Республикада формалашкан дивизиягә тапшырылган шундый байраклар музейда әле ачылган “Татарстан – Җиңүнең тылдагы терәге. 1941-1945 еллар” исемле күргәзмәсендә дә тәкъдим ителә. Алар – 146 нчы укчылар дивизиясенең 512 нче укчылар полкына Биектау районы хезмәтчәннәре тапшырган һәм Столбище районы хезмәтчәннәре 608 нче укчылар полкына тапшырган әләмнәр.