1 апрель — Халыкара көлке көнендә Татарстан Республикасы Милли музеенда “Бегемотта көн һәм төн” бәйрәме үтәчәк. Кунаклар өчен музей сәгать көндезге 12дән төнге 12гә кадәр эшләячәк. Бәйрәмгә килеп, һәр кеше күңелле генә ял итеп, уеннарда, мастер-классларда катнашып, экскурсияләрдә була алачак.
ТР Милли музее урнашкан бина халык телендә бегемот дип йөртелә, шуңа да су үгезе соңгы елларда музейның символы булып тора.
Ике гасырлык тарихы дәвамында мүзей күп көнә үзгәрешләр кичерә. XX гасырның 30 нчы елларында музей бинасына өстәп 3 нче һәм 4 нче катлар төзелә, һәм ул күпкә зуррак, куәтлерәк булып күренә башлый. Шуңа да аны бегемот дип атый башлыйлар. Шулай ук халык арасында башка фикерләр дә бар – бу турыда һәм музей тарихыннан булган кызыклы фактлар турында музейга килүчеләргә 1 нче апрель көнне беләчәк.