Казанда урнашкан музейлар буйлап автобуста экскурсия оештырылачак
24 апрельдән 25 апрельгә каршы төндә, һәр елдагыча, ТР Милли музеенда “Библиотөн” акциясе була. Акция кысаларында казанлыларны һәм башкала кунакларын төрле кызыклы чаралар көтә.
Сәгать 13.00 дән алып 24.00 гә кадәр “Китаплар өеме” эшләячәк. Анда сирәк очрый торган рус һәм татар китапларын күрергә мөмкин. “Укучы йорты”нда китапларны укып кына калмыйча, яхшы хәлдә сакланганнарын алмашка алып килергә дә була. Нәни китап укучылар өчен “Букваренок” мәйданчыгы эшләячәк. Республика яшүсмерләр китапханәсе исә “Күчмә китапханә” тәкъдим итә. Ул яңа китаплар белән таныштыруны күздә тота һәм китапханә хезмәтеннән музей залында ук файдаланырга мөмкинлек бирә.
Сәгать 13.30 да музей залларында “Хәтер намусы” альманахын тәкъдим итү чарасы була. Ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына һәм сугыш чоры балаларының хәтирәләренә багышланган.
Сәгать 15.00 дән алып 19.00 гә кадәр музейда “Книговорот” квест-уены уздырылачак. Ул тәмамланганнан соң, сәгать 20.30 га кадәр музыка сөючеләр өчен концерт тәкъдим ителә. Профессор Зилә Сөнгатуллинаның укучылары Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 70 еллык юбилеена багышланган “Йөрәк хәтере: укытучы һәм укучылар” дип аталган программа әзерләгән.