Татарстан Миллли музеенда “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918 еллар” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге проектны әзерләгән вакытта музей фонды Беренче бөтендөнья сугышы хатирәләренә нисбәтле экспонатлар белән тагын да баетылды.

500 кв.м мәйданны тәшкил иткән күргәзмә нигезендә үзенчәлекле экспонатлар урын ала. Экспозициядә кораллар, документлар, фотосурәтләр, альбомнар, плакатлар һәм сугыш чорындагы хатлар белән дә танышырга мөмкин.

Беренче Бөтендөнья сугышына нисбәтле беренче экспонатлар Казан музеена 1916 еллар тирәсендә үк туплана башлый. Майор Сурин дигән кеше китерә аларны. Майор улы фронттан җибәргән сугыш предметларын – берничә трофей корал, немец каскасы, снарядны музейга тапшыра. Әлеге предметлар бүгенге көндә дә музейда саклана.