(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ») 16-18 декабрьдә Казанда Татарстан Милли музеенда Яңа ел ярминкәсе үтәчәк. Республиканың олпат музеенда бишенче тапкыр Татарстанның барлык почмакларыннан осталар һәм һөнәрчеләр җыелачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.