Бүген 5-нче апрель көнне ТР миили музее үзенең туган көнен билгеләп үтә. Ә 1-5 апрель аралыгында «Тарихи ядкарьләр кабул итү көннәре» диеп исемләнгән уникаль акция узган иде. Шуны сәбәп итеп «Болгар радиосы» студиясенә «Шөпшә Шоу»га ТР миили музее хезмәткәрләре Руфия Мөхетдинова һәм Гүзәлия Җәләлова килделәр. Алар музей тарихы хакында һәм һәр елда да үткәрелеп килүче әлеге «Тарихи ядкарьләр кабул итү көннәре» акциясе турында сөйләделәр. Шушы көннәрдә теләгән һәркем музейга тарихи кыйммәткә ия диеп санаган төрле «хәзинә»не алып килә алган, ә инде бүген «Ачык ишекләр көнендә» битараф булмаганнар тапшырган экпонатлардан төзелгән күргәзмәне килгән кунаклар хозурына тапшырачаклар.

Сүз уңаеннан, музей фондларында 800 000 саклау берәмлеге экспонат бар. Алар туган якның тарихын, табигатен, Идел буе, Урал алды, Русия һәм дөнья халыкларының тарихын өйрәнү һәм күрсәтү өчен файдаланыла. А.Ф. Лихачевның болгар тупланмасы, Ананьино казылмалары тупланмасы, мисыр һәм антик коллекцияләре, алтын тәңкәләр тупланмасы, XVII гасырның свиткалары, XV — XX гасыр кулъязма китаплары тупланмасы, татар әдәбияты вәкилләренең шәхси әйберләре, Казантатарларының декоратив-гамәли сәнгате үрнәкләре, Г.Р. Державинның мемориаль тупланмасы, тарихи таксидермия үрнәкләре тупланмасы, колибри тупланмасы, көнчыгыш нумизматикасы тупланмасы — игътибарга иң лаеклылардан.