Г.Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклы быел да дәвам итә. 30 гыйнвар көнне биредә күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән кичә оештырыла.

Халык шагыйре Г.Тукайның әдәби музее үзенең күпкырлы чаралары белән әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә. Күптөрле чаралар арасында Габдулла Тукай даирәсенә багышланганнары аеруча популяр, ди проект авторлары.