Эльмир Низамов, Эльмира Кәлимуллина һәм Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) өчлеге үз тамашачысын яңа мәйданчыкка — Татарстан Республикасы Милли музееның яңартылган эчке ишегалдына җыйды.

«Безнең бу концертларыбызны оештыручы Дмитрий Ильин күп артистлар чакырып зур кичә ясарга тели. Ләкин бу бик мәшәкатьле эш, әлегә ике артист белән ясап карарга булдык. Без Эльмира һәм Илдарны бергә кушып карадык», — диде Эльмир концерт башланыр алдыннан.