Алтын куллы осталар кайда яши? Татарстан Милли музее уңганнар, булганнар Кукмарада шактый дип исәпли. Менә шуңа күрә алар “Кукмараның алтын куллы осталары” дигән туристик маршрут төзегәннәр дә инде. Шушы көннәрдә әлеге маршрут буенча журналистларны йөртеп кайттылар.
Экскурсия музей автобусыннан ук башланды. Тарих фәннәре докторы Наил Халиков, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Илнур Газизуллин ни өчен халыкның күп­челеге Казан ханлыгыннан Кукмарага кадәр китеп урнашуы турында сөйләде. Барыннан да бигрәк алар күченүне калада яшәүче халыкның тыгыз урнашуы белән аңлата. Наил Халиков әйтүенчә, бу район XIII гасырда ук барлыкка килгән. Кәсепчеләрнең күплеген галим бу якларда җирнең ул кадәр үк уңышлы булмавы белән аңлата. Кукмара исә итекчеләре, тимер савыт-саба кою осталары, тегү­челәре белән данлыклы. Нәкъ менә шуңа маршрутка итек басу комбинаты, металл савыт-саба заводы, тегү фабрикалары кер­телгән. Тора-бара әлеге маршрутка авыллар да керәчәк. Туристларга гади татар агаеның ничек итек басуын күрү, аңа булышу кызыграк булыр иде, ди музейчылар. Әлегә әнә шундый осталарны барлау эшен башлап җибәргәннәр. Шунысын да әйтергә кирәк, маршрут озын булса да, әллә ни кыйммәт тормый. Уртача 1200-1300 сумны тәшкил итәчәк.