Лекциядә Фатих Әмирханның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм кулъязмалары тәкъдим ителде.
Габдулла Тукай әдәби музее татар язучысы Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан «Фатих Әмирхан атналыгы»н башлап җибәрде.

Атналык «Фатих Әмирхан ядкярляре» лекциясе белән башланды. Лекцияне 170нче мәктәп укучыларына Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева алып барды.