2021 елның 22-29 гыйнварында Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.

Атналык вакытында тантаналы программа, лекцияләр, балалар өчен мәдәни чаралар узачак. Язучы талантын яратучыларның «Ф.Әмирхан реликвиясе» дигән лекция вакытында ТР Милли музее фондларында саклана торган мемориаль предметлар җыелмасы белән танышу мөмкинлеге дә булачак. Музей экспозициясенә килүчеләр Ф.Әмирханның мемориаль әйберләрен – аның күлмәкләрен һәм «Хәят»повесте кулъязмасын карый алачак.