18 майда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелде. Бай тарихлы Татарстанда алар шактый. Республиканың Милли музее исә быел үзенең 120 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, без Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белән аралаштык.

Республикабызда эчке туризмны үстерергә телиләр. Әлеге эшчәнлектә үз эченә бай тарихны сыйдырган музейларның да өлеше зур. Гөлчәчәк ханым белән бүгенге сөйләшүебез шушы темадан башланып китте.

— Гөлчәчәк Рәхимҗановна, бүгенге глобальләшү чорында туристларны музейларга җәлеп итү авырмы?

— Үзебезнең интернет-ресурсларыбыз арту cәбәпле, хәзерге вакытта бу эш күпкә җиңелрәк. Сайт баннерларыбызны инглиз, кытай телләренә тәрҗемә итеп, халыкара сайтларга урнаштырырбыз дип өметләнәбез әле. Башкаланың 1000-еллыгы, 2013 елда Казанда җәйге Универсиада узуы, Болгар, Зөянең яңартылуы сәбәпле, Казаныбызны таныйлар. Россиянең кайсы шәһәрендә шундый мөмкинлекләр бар?! Әлбәттә, монда җитәкчеләребезнең зур тырышлыгы ята. Бу Милли музейга килүче туристларның санын да күпкә арттыра. Милли музей һәм Татарстандагы башка музейларыбызга чит ил туристлары да бик теләп йөри.