Ел ахырына кадәр Татарстанның 8 мең укучысы Казандагы Бөек Ватан сугышына нисбәтле истәлекле урыннар белән танышачак.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова).  Россиядә 2014 елда башлангыч алган «Җиңү юллары» программасы буенча республикабызның 8 мең укучысы Казанда урнашкан Бөек Ватан сугышына нисбәтле истәлекле урыннар белән танышырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Мәдәният министрлыгында Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белдерде.