22 гыйнварда Габдулла Тукай әдәби музеенда «Фатих Әмирхан атналыгы» башлана.

Вакыйга татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган. 29 гыйнварга кадәр музейда лекцияләр, интерактив уен-экскурсия, шулай ук әдәби-музыкаль кичә узачак, дип яза Казан мэриясе сайты.

«Ф.Әмирхан ядкәрләре» лекциясе вакытында кунаклар ТР Милли музее фондларында сакланган мемориаль предметлар тупланмасы белән таныша алачак. Экспонатлар арасында – язучының күлмәге һәм «Хәят» повестеның кулъязмасы.