8 апрельдә Г.Тукай әдәби музеенда “Татарстан музейларында камера музыкасы. Яңарыш. Яңа гасыр” циклының өченче концерты узды. Ул халыкның күңелендә мәңге җуелмас тирән эз калдырган, мәдәниятебез, милләтебез өчен янып йөргән бөек исемнәргә багышланды: Г.Тукайның 135-еллыгына һәм Н.Җиhановның 110-еллыгына.

Халкыбызның бөек шәхесләре туган көннәре уңаеннан, «Quaternion» квартеты профессиональ музыкантларның гына түгел, ә чын сәнгатьне яраткан барлык тамашачыларның да күңеленә үтеп керерлек итеп уйнады. Тамашачы һәр көйне күңеле аша уздырып, тын да алмый утырды. Айдар Ишморатов, Нәҗип Җиһанов, София Гобәйдуллина һәм Эльмир Низамов кебек талантлы шәхесләрнең музыкаларына битараф калган кеше юк иде.