Милли музейның гыйльми утырышында Г.Тукай, Ш.Камал, К.Насыйри, С.Сәйдәшев музейларының язмышы турында фикер алыштылар.

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукайның әдәби музее быел 30 август көнне ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтте.