30 гыйнвар, 14 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән, күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулу уңаеннан кичә оештырыла.

Халык шагыйре Г. Тукайның әдәби музее үзенең күпкырлы чаралары белән әдәбият сөючеләрне, тарих белән кызыксынучыларны үзенә җәлеп итә. Күп төрле чаралар арасында Габдулла Тукай даирәсенә багышланганнары аеруча популяр.

Муса Бигиев (1875-1949) – каршылыклы чорда яшәсә дә күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Истанбул уку йортларында белем эстәү аның дөньяга карашын киңәйтә, ә Петербург университетында уку аны юридидик яктан белемле итә. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен кысырыклау башлангач кулъязмаларын яшерен рәвештә Германиягә озата. Ислам милләтендә дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләрне үз эченә алган әсәр Г. Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда, “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.