КФУның татар теле белеме кафедрасы доценты, галимә Халисә Ширмән мессенджерларга килгән «бәхет хатлары»ның килеп чыгышы төркиләрдә X гасырда барлыкка килгән булуын әйтте.

Борынгы уйгыр язулары арасыннан иң әһәмиятлесе — «Алтын йарук» («Алтын балкыш»). Татар теленә күчерсәк, ул алтын төсендә ялтырап торган күп әйберләрдән өстен булган китап, дип тәрҗемә ителә. Аны күп тапкыр күчереп язсаң, гөнаһларың кичереләчәк дигән ышану булган. Аны изге эш дип санаганнар. Бүген бу гадәт «бәхет хатлары»нда чагылыш таба», — дип аңлатты ул Татар китабы йортында.